Татар матбугаты
Депутатларыбыз милли телләргә булган һөҗүмгә карата фикерләрен җиткерде
Тел проблемасы буенча күп милләтле илебезне бүлгәләргә ярамый. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген сессия утырышында шулай дип белдерде.
- Парламентта депутатлар “Россия Федерациясендә Мәгариф турында” законга үзгәрешләр кертү турында” федераль закон проекты буенча фикер алыштылар. Туган телләрне ирекле укыту турында закон проектына каршы чыктылар. Доклад белән парламентның Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев чыгыш ясады.
Минтимер Шәймиев, Россия Президенты Владимир Путинның Йошкар-Оладагы чыгышыннан соң, тел мәсьәләсендә шау-шу һаман кимемәвен билгеләп узды.
“Мондый карарлар вакыты түгеллеге турында әйтеп килдек. Мин безнең тавышны ишетерләр, һәм тирән фикер алышулар булыр, дип уйлаган идем. Без уртак тел һәм формаларны табарбыз, дип әйтә килдек. Безнең күп милләтле халыкның гына түгел, башка республикаларның да фикерен ишетмәделәр. Нигә шулай ашыгырга – аңлашылмый. Бу бит Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Конституцияләрен бозып эшләнә. Җыелышып, уртага салып сөйләшеп, хәл итү юлын таба алабыз бит”, - дип белдерде Минтимер Шәймиев.
Дәүләт Киңәшчесе әйтүенчә, туган телләрне башлангыч сыйныфтан ук укытмау баланы туган теленнән ерагайта башлауга тиң булачак. “Бу бит әни теле. Бала бит “әни” дип кычкырып тора. Моны әйтеп бетереп булмый”, - диде ул.
Минтимер Шәймиев инаугурация вакытында Россия Президенты Владимир Путинның ант бирүен искәртеп: “Төп лейтмотив илдә күп милләтлелек бердәмлеген һәм халыклар дуслыгын саклап калу иде бит”, - диде.
“Россия Конституциясенә каршы килеп, нәрсәгә ирешмәкче булалар? Татарстан парламенты Россия һәм Татарстан Конституцияләрен бозуга барыр, дип уйламыйм. Моның бит кадерен белергә кирәк. Белем бирү системасындагы җитешсезлекләрне, хилафлыкларны бу юл белән генә төзәтеп булмыйдыр. Бу - теләсә нинди ил өчен катлаулы проблема, күпмилләтле төбәкләр өчен бигрәк тә. Бу мәсьәләләрне хәл итү юлларын табарга тиешбез. Ничек баланы туган телен өйрәнүдән мәхрүм итеп була инде?! Сүзем юк”, - ди ул.
Минтимер Шәймиев элек тә катлаулы, четерекле мәсьәләләрне хәл итү юллары табылганын искәртеп, хәзер дә табылачагына ышанычы булуын әйтте. “Татарстан парламенты Конституциягә каршы килә торган карар кабул итә алмый”, – дип ул Татарстан депутатларының закон проектын хупламаячакларында шиге булмавын белдерде.
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген Татарстанның тел мәсьәләсендә артык каты басым ясамавына һәм башка формалар табуы турында өндәп тәкъдимнәр килүен әйтте. “Без сайлаучыларыбызның теләген белдердек. Көн саен безгә туган тел, дәүләт теле белән нәрсә булып бетәр, дигән сораулар килә. Туган тел ул – күп милләтле Россия теле. Владимир Владимирович Путин да, илебезнең барлык җитәкчеләре Россиянең төрле халыкларның буыннан-буынга тапшырылучы гореф-гадәтләре, традицияләренә бай булуы турында сөйли. Россия Федерациясе шулай яши. Бу вазгыятьтән ничек чыгу турында тагын бер кат уйларга кирәк", - дип белдерде Парламент рәисе.
Аның әйтүенчә, бу мәсьәләне хәл итүдә утырып, бер-береңне тыңлау да булышыр иде. "Без бердәм Россия, зур илдә тынычлык һәм татулык яклы. Депутатларның чыгышларында яңгыраган борчылу күп милләтле илебезне тел проблемасы буенча яргаларга ярамавы турында сөйли. Аңлау булыр дип уйлыйм", - дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.
Дәүләт Советы Рәисе депутат Ксения Владимированың закон проекты авторларын Татарстанга чакыру турындагы фикере белән дә килеште. Бу нисбәттән, ул закор проекты буенча дискуссияләр йә Татарстанда, йә Мәскәүдә вәкаләтле вәкиллектә дәвам иттерелергә мөмкинлеген әйтте. "Без бу сорау буенча фикер алышуга ачык", - диде.
Туган телләрне ихтыяри укыту турындагы закон проекты Россия Федерациясенең милли субъектларында, аеруча Татарстанда зур резонанс тудырачак. РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Айрат Хәйруллин «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.
Парламентарий әлеге инициативаны хупламый. Документ Татарстан Конституциясен боза, ди ул. Анда татар теленең икенче дәүләт теле икәнлеге төгәл билгеләнгән.
«Россия – федератив дәүләт, аның составында милли республикалар бар. Кызганыч ки, әлеге закон проектының кабул ителү ихтималы зур. Бүгенге көндә аңа, илебезнең федератив үзенчәлекләрен һәм татар теленең ролен исәпкә алып, тиешле төзәтмәләр кертергә кирәк. Татар теле Россиядә икенче милли тел һәм республика Конституциясе буенча Татарстанда икенче дәүләт теле булып тора», - диде депутат.
«Татарларның күбесе мәктәпләрдә балаларга туган телне укытуда үз хокуклары чикләнгән дип санаячак. Мин моңа шикләнмим», - дип сүзен йомгаклады ул.
"Татар-информ"нан Гөлнар Гарифуллина текстлары файдаланылды Фотолар: "gossov.tatarstan.ru", "prav.tatarstan.ru", "Татар-информ" сайтларыннан алынды
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев