Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Депутатлар сабыйларны сөендерде

Казан шәһәр Думасының “Бердәм Россия” фракциясе депутатлары әти-әнисез калган сабыйлар тәрбияләнүче 18нче хастаханәдәге балалар бүлегенә бүләк ясады – уен бүлмәсен ремонтларга ярдәм итте.

Казанның 18нче шәһәр хастаханәсенең балалар бүлеге Зорге урамында, ике катлы элеккеге балалар бакчасы бинасында урнашкан. Хастаханә 150 балага исәпләнгән. Биредә әти-әнисе баш тарткан, караучысыз калган сабыйларны вакытлыча тәрбияләү бүлеге эшли. Ятимнәр 4 яшькәчә табиблар күзәтүе астында яши, аннан соң аларны балалар йортлары кабул итә.

18нче үзәк шәһәр клиник хастаханәсе баш табибы Рөстәм Бакиров сөйләгәнчә, балалар бүлегендә 30га якын ятим сабый тәрбияләнә. “Без балаларны, беренче чиратта, туганнарына тәрбиягә бирергә тырышабыз. Балалар ятимлекне сизмичә, үз туганнары янында үсәргә тиеш. Туганнары канаты астында сыену тапмаган балаларны, күпчелек очракта, уллыкка алалар”, – ди Рөстәм Бакиров. Хастаханәдә балаларга уен бүлмәсе кирәк иде, дип тә искәртә баш табиб.

Үткән Яңа ел алдыннан Казан шәһәр Думасының “Бердәм Россия” фракциясе депутатлары, алар – егермеләп кеше, хастаханәнең балалар бүлегенә килеп, сабыйларны бәйрәм белән котлап киткән булган. “Шул вакытта, без биредә балаларга уен бүлмәләрен ремонтларга карар кылдык. Депутатлар бергәләшеп, үз акчаларына идән асты-подвалдагы бүлмәләргә ремонт ясатты, тренажерлар, уенчыклар сатып алды”, – ди шәһәр Думасында “Бердәм Россия” фракциясе җитәкчесе Наталья Гречанникова.

Казанда «Мәрхәмәтлелек атнасы” дип игълан ителгән бу атнада хастаханәдә яңа уен бүлмәсен ачу бәйрәменә депутатлар янә җыелышты. Аларның куллары бу юлы да буш түгел иде. Балаларга уенчыклар – машиналар, курчаклар бүләк иттеләр.

“Балаларны сөендерүдән дә дөньяда зуррак шатлык юктыр. Безнең үзебезнең дә балаларыбыз бар. Балаларга авырырга, ятимлек ачысын кичерергә язмасын. Бу уен бүлмәсен ремонтларга алынуыбыз һич тә күрсәтмә гамәл түгел, ә чын күңелдән башкарылган эш булды. Әле биредә тагын төзекләндерәсе бүлмәләр калганын күрдек, якын киләчәктә аларны да балаларга уйнарга, ял итәргә яраклы хәлгә китерергә телибез”, – дип хезмәттәшләренең планнары белән уртаклашты Казан шәһәр Думасы депутаты, “Хезмәт резервлары” стадионы директоры Руслан Минабетдинов.

 

Чыганак: http://intertat.ru/tt/

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев