Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Депутатлар "Казан утлары" журналына язылды

Кичә ТР Дәүләт Советында Татарстанның көндәлек массакүләм мәгълүмат чараларын популярлаштыруга юнәлдерелгән “Әти-әниеңне яздыр. Якыннарыңны яздыр” акциясе узды. V чакырылыш Дәүләт Советының XVIII утырышы алдыннан биредә күчмә яздыру мәйданчыгы эшли башлады. Әлегеге акциядә депутатлар катнашты. ТР ДС Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин көндәлек ике басмага берьюлы язылды. Агымдагы елның икенче ярты еллыгында Баулы районы Кырым-Сарай авылындагы өлкәннәр интернатына ике төрле газета киләчәк. Республика парламенты җитәкчесе билгеләп үткәнчә, бу интернат аның химаясында, ул социаль учреждениегә ярдәм итәргә тырыша. “Тәнәфестә барлык депутатлар да язылсын өчен бу хакта игълан итәчәкмен”, - дип вәгъдә итте ул журналистларга. Акция республикада чыга торган ММЧга игътибар җәлеп итүдән, туганнарны һәм якыннарны яздырудан тыш, өлкәннәр йортларын, хоспислар һәм башка учреждениеләрне дә яздыру мөмкинлеге тудыра. Дәүләт Советының икътисад, инвистиция һәм эшкуарлык комитеты председателе Рафис Борһанов та Актаныш районының өлкәннәр йортына ике данә "Казан утлары" журналын яздырды. Россия Дәүләт Думасы депутаты Фатих Сибгатуллин исә, "Казан утлары" журналын Аксубай районының Яңа Үзи мәктәбенә яздыртырга булды. Татарстанда Коммунистлар партиясе фракциясенең лидеры Хафиз Миргалимов "Казан  утлары"н үз өенә яздыртты һәм тагын берничә басма сайлады. Казан шәһәренең 7 больницасы баш табибы Марат Садыйков та берничә социаль учреждениегә "Казан утларын" яздырды. Алексеевский районының мировой судьясы Луиза Имаева исә "Казан утлары" журналына әнисен яздырды. Гомумән алганда, Депутатлар арасында активлык күрсәтүчеләр күп булмаса да табылды. Искәртеп үтик: “Әти-әниеңне яздыр. Якыннарыңны яздыр” интерактив акциясе Татарстанда 23 майда старт алды. Акциягә республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, депутатлар, мәдәният эшлекләре, телетапшырулар алып баручылар һ.б.лар кушылды. Проектны «Татмедиа» АҖ генераль директоры Андрей Кузьмин эшләтеп җибәрде. “Без акция белән 2016 елның икенче яртыеллыгына язылуга игътибар җәлеп итәргә телибез. Кешеләрнең якыннары һәм өлкән буын турында искә төшерүләрен телибез. Акция хәйриячелеккә дә юнәлдерелгән”, - дип билгеләп үтте журналистлар белән фикер алышуда А.Кузьмин. Матбугатка язылу компаниясе 18 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Көндәлек басмаларга Татарстан дәүләт хезмәтләре порталы аша яки барлык почта бүлекләрендә язылырга мөмкин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев