Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Декабристлар урамында куелачак яңа стеланың авторы билгеле

Бүген ТР Яшьләр эшләр һәм спорт министрлыгында, студентлар хезмәт отряды оешуга 55 ел тулу уңаеннан, хезмәт отрядлары хәрәкәтен чагылдырган иң яхшы стелага игълан ителгән бәйгегә йомгак ясалды. Бу хакта “Татар-информ”га ТР студентлар хезмәт отрядлары үзәгенең яшьләр белән эшләү бүлеге белгече Зилә Гыймазова хәбәр итте.
  • Конкурсның шарты -Татарстанда студентлар хезмәт отрядлары хәрәкәтен чагылдырган иң яхшы эскиз, стела яки һәйкәл макеты ясаудан гыйбарәт.
“2017 елның 1 ноябрендә игълан ителгән конкурска эшләр 2018 елның 10 февраленә кадәр кабул ителде. Барысы 17 эш килде. Оештыру комитеты тарафынан конкурсның Эксперт Советына 13 эш тәкъдим ителде. “Эксперт Советы Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы, Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары, Казан шәһәре Башкарма комитеты, Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты вәкилләре, студентлар отряды хәрәкәте ветераннарыннан төзелде. Эксперт Советы рәисе – ТР Премьер-министры урынбасары, республика студентларының хезмәт отрядлары эшчәнлеген үстерү буенча ведомствоара координацион совет рәисе Васил Шәйхразиев", - диде белгеч. Җиңүчеләрне Республика студентлар хезмәт отрядлары үзәге директоры Ринат Садыйков котлады. Декабристлар урамында куелачак яңа стеланың авторы билгеле Беренче урын хуҗасы Айдар Әминов. Ул тәкъдим иткән эш "Транс-авангардная интерпретация символов герба студенческих трудовых отрядов РТ" дип атала. Икенче урында – "Параметрия"(планета) проекты. Авторы - Татьяна Груздева. Өченче урынны "Вверх" проекты авторлары - Марина Гудина, София Егорова яулаган.
  • Конкурсның гомум приз фонды – 400 мең сум. Беренче урын иясе – 300 мең сум акчалата премиягә ия булачак. Икенче һәм өченче урын хуҗаларына – 50шәр мең сум бүләк каралган.
Җиңүчеләрнең барысы да Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты студентлары. Ринат Садыйков алдарак “Татар-информ”га: “Без шунысына куандык һәм гаҗәпләндек: үз эшләрен тәкъдим итүчеләр арасында Казан архитекура-төзелеш университеты һәм берничә профильле уку йортлары студентлары да бар. Моның кадәр югары дәрәҗәдәге эшләр көтмәгән идек, әлеге проектлар чыннан да тирән мәгънә һәм эчтәлек белән сугарылган”, – дигән иде. “Айдар Әминов проектына нигезләнеп ясалачак стела Казанның “Яшьләр” скверында, Декабристлар урамында барлыкка киләчәк. Аның бирегә куелуы очраклы түгел – Яшьләр үзәге бинасы республиканың Комсомол комитеты һәм хезмәт отрядлары акчасына төзелгән”, – диде Зилә Гыймазова.
  • Татарстан Республикасы Студентлар хезмәт отрядлары (элек – төзелеш отрядлары) хәрәкәте оешуның тарихы - 1959 елдан башлана. Ул чакта М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының 500дән артык студенты Төньяк Казакъстан өлкәсенә чирәм җирләрне торгызу, төзелеш эшләренә оешкан төстә китә, аларга башка зур калаларның студент яшьләре кушыла.

Татар-информ Фото: Руслан Ишмухаметов, пресс-служба Минмолодежи РТ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев