Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Дәһшәтле чорны үз күзләре белән күрүчеләр саны кими бара

15 февраль – Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылган көн. Менә быел да әфган сугышы һәм башка кайнар нокталарда хезмәт иткән ветераннар, улларын әлеге чуалышларда югалткан әти-әни, җәмәгатьчелек, яшьләр Хәтер мәйданына җыелды, дип яза районның "Әлмәт таңнары газетасы. Агымдагы елда Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылуга 28 ел тулды. Күпме еллар узган, сулар аккан, әмма еракта калган әфганның әче җиле һаман да йөрәкләрне сулкыта. Интернациональ бурычларын үтәгәндә вакытсыз гомерләре өзелгән егетләрнең әти-әниләре күз яшьләрен түгүен дәвам итә. Кайгы-хәсрәткә дучар булганнар аз түгел. 15 меңгә якын кургаш табут, 50 мең яралы, 312 хәбәрсез югалган солдат – сугыш бәһасы әнә шундый. Безнең районнан әфган сугышында катнашкан 500 дән артык егетнең унбише шулай ук туган якларына, әти-әнисе янына цинк табутларда гына кайтты. – Бүген Әлмәттә Бөек Ватан сугышында катнашкан 109 ветеран гомер кичерә. Аларның яшь буынга патриотик тәрбия бирү буенча алып барган эше сезнең җилкәгә кала, – дип билгеләп үтте район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов. Ул Ватан алдындагы бурычларын каһарманнарча үтәүчеләргә рәхмәтен җиткерде. Район һәм шәһәр хәрби комиссариат бүлеге начальнигы, полковник Ришат Сабиров, Әфганстан сугышы һәм башка локаль конфликтлар инвалидларының ТР иҗтимагый оешмасы Әлмәт бүлекчәсе рәисе Сергей Брусов та һәрберебезгә тыныч тормыш, аяз күк йөзе теләделәр. Сугыш тәмамлану шатлыклы да, сагышлы да көн. Митингта гомерләре әнә шулай иртә өзелгән батыр якташларыбыз бер минут тынлык белән искә алынды һәм һәйкәлгә кызыл канәферләр салынды. Митингтан соң шәһәр җитәкчелеге физкультура көллиятендә сугышчан гамәлләрдә һәлак булганнарның гаиләләре белән очрашты, диелә район хәбәрендә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев