Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Дания Заһидуллина:"Татар әдәбияты милли проблематиканы постколониаль яссылыкка куя алды"

“Мөхәммәт Мәһдиев, Аяз Гыйләҗев кебек әдәбият титаннары киткәч сагаебрак калган татар прозасы бүген ничек яши?” дигән сорау куелды бүген прозаиклар алдына Казанда, Татарстан Язучылар берлегендә оештырылган проза буенча "түгәрәк өстәл"дә. “Элек язучылар өчен темаларны партия съездлары, карарлары билгели торган иде. Бүген әдәбиятның торышы, үсеш тенденциясе нинди? Бүгенге вазгыятьтә традицияләр ничек саклана? Форма һәм эчтәлек ягыннан нинди үзгәрешләр бар? Нинди темалар өстенлек итә? Аның укучысы бармы? Киләчәге нинди?” – дип сүз башлады утырышның модераторы Татарстан Язучылар берлегенең беренче урынбасары, шагыйрь Рәмис Аймәт. Утырыш Казан китап фестивале кысаларында үтте һәм анда язучылар, әдәбият галимнәре белән бергә китапханәчеләр дә катнашты. Татарстан Фәннәр Академиясе вице-президенты, әдәбият белгече Дания Заһидуллинаның бүгенге прозага күзәтү ясаган чыгышын язучылар тын да алмый тыңлады. Әдәбият галиме сүзен: “Хәзер укырлык авторлар юк”, - дигән фикер белән килешмәвен белдерүдән башлады. Дания Заһидуллина бүгенге татар әдәбиятының ХХ йөз башы әдәбияты белән диалогта яңаруын ассызыклады һәм моның кимчелекле дә, өстенлекле дә яклары булуын әйтте. “Татар әдәбияты һәрчак реализмга омтылды, чөнки ул әдәбият милләтне алга җибәрү процессын әйдәп бара торган әдәбият буларак үсте. Әгәр әдәбият милләтне әйдәп бару процессын әйдәп барырга тели икән, ул чынбарлыктан башка була алмый", - диде Дания Заһидуллина. Ул Габдрахман Әпсәләмов, Әмирхан Еники, Мөхәммәт Мәһдиевнең әсәрләрен мисал итеп китереп, “милләт аңын, милләт рухын, милли фәлсәфәне әйдәп барган әдәбиятыбызны миллилек юнәлешендә үстерү омтылышын” күрсәтеп узды. Дания Заһидуллина язучыларның игътибарын аеруча постколониаль әдәбият юнәлешенә юнәлтте. “Дөньяның мәшһүр уку йортларында ул шул исем белән укытыла, бу исем колонияләрдән азат булган милләтләрнең үз милли проблематикасын куйган әсәрләргә бәйле. Без бу терминны казах, кыргыз, азәрбайҗан, украин әдәбиятында да барлыгын һәм өйрәнелүен күрәбез. Татар әдәбияты да шушы милли проблематиканы, милләт язмышы турында сөйләшүне постколониаль яссылыкка куя алды, - диде Дания Заһидуллина. - Нәрсә дигән сүз ул постколониаль яссылык? Ул милләтнең 1917 елдан соңгы халәтен милли кыйммәтләрне, милли фәлсәфәне юк итү вакыты буларак, бәяләүче әдәбиятка әйләнде. Без аның билгеләрен сиксәненче-туксанынчы елларда Әмирхан Еники, Аяз Гыйләҗевта күрәбез. Беренче билгәләрен хәтта Шәриф Камалның “Канатсыз акчарлаклар”ында да, Гаяз Исхакый да күрдек. Ләкин болар билгеләр генә, алар әдәбият формалашу турында сөйләмиләр. Татарда постколониаль әдәбиятның беренче әсәре дип Флүс Латыйфиның “Ишелеп төшкән бәхет” романын атар идем, Вахит Имамовның “Могикан” әсәре килеп кушылды. Фәүзия Бәйрәмова иҗатында ул тулы бер күренешкә әйләнде. “Караболак”, “Соңгы намаз” әсәрләре шушы юнәлештә иҗат ителгән. Монда геройлар шушы җирне чистарту өчен көрәшкә өндәүче милли герой дәрәҗәсендә тәкъдим ителә...” Язучылар Дания Заһидуллинага татар прозасына җентекле анализы өчен рәхмәтләрен җиткерделәр, бу чыгыштан үзләре өчен яңалык ачуларын билгеләп үттеләр, галимәнең сүзләрен фикер алышу вакытында еш кулландылар. Әдәбият галиме Гөлфия Гайнуллина хатын-кыз язучыларның әдәби журналлардагы иҗаты турында чыгыш ясаганда кайбер ир-атлар залдан чыгып киттеләр. "Түгәрәк өстәл"дә язучы Камил Кәримов “Казан утлары” әдәби журналы мисалында бүгенге татар прозасына күзәтү ясады, әдәбият галимнәре Әлфәт Закирҗанов, Рамил Ханнановлар, язучы Ркаил Зәйдулла, Вахит Имамов, Марат Кәбиров, Халисә Ширмәнннәр үз фикерләрен җиткерделәр. Язучылар бүгенге милли тормыш, тел мәсьәләсендәге бүгенге вазгыять темасыннан да читтә кала алмадылар. Татар әдәбиятының төрле жанрлары турында сөйләшүләр алга таба да дәвам итәчәк, дип вәгъдә итә Татарстан Язучылар берлеге рәисенең беренче урынбасары Рәмис Аймәт.

«Татар-информ»

Автор: Рузилә Мөхәммәтова

Фото: Александр Эшкинин

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев