Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Данил Салиховның юбилеен Актанышта зурлап билгеләп үттеләр

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма театрында Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Гаяз Исхакый, Саҗидә Сөләйманова, Гамил Афзал исемендәге әдәби премияләр лауреаты, драматург, прозаик Данил Салиховка 60 яшь тулуга багышланган кичә булды. Кичәне алып баручылар Резеда Сәләхова белән Артём Пискунов юбилярга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов котлавын ирештерделәр. ТР Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева Данил Салиховка ТР Президенты Указы белән бирелгән «Фидакарь хезмәт өчен» медален тапшырды. Бәйрәмдарга ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев исеменнән дә бүләк бирелде. ТР Дәүләт Советының Мәдәният, мәгариф, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Рәхмәт хатын һәм Татарстан Язучылар берлеге котлавын ирештерде. Кичәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшиннардан килгән котлау телеграммалары да укылды. Юбилярны ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, ТР инкассация идарәсе җитәкчесе, Актаныш якташлык җәмгыяте рәисе Васим Вахитов, «Татнефть» компания­се генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Л.Нурлыева, дистәләп театр коллективлары һ.б. котлады. Кичәдә Д.Салихов пьесалары буенча куелган спектакльләрдән өзекләр күрсәтелде. Данил Салиховның юбилеен туган ягы – Актанышта да зурлап билгеләп үттеләр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев