Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Дамир Исхаков "Вестник Московского университета" журналында татарларның килеп чыгышына кагылышлы мәкаләне тәнкыйтьләде

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының этнологик тикшеренүләр бүлеге төп фәнни хезмәткәре Дамир Исхаков “Вестник Московского университета” журналында татарларның килеп чыгышына кагылышлы мәкаләне тәнкыйтьләде. Тарих фәннәре докторы фикеренчә, бу сенсация ясау теләге белән фәнни методологияне исәпкә алмыйча әзерләнгән хезмәт. Исегезгә төшерәбез, Мәскәү дәүләт университетының "Вестник Московского университета" җыентыгының “Антропология” сериясендә биология фәннәре докторы, профессор, Россия Фәннәр академиясе медицина-генетик фәнни үзәгенең кешенең популяция генетикасы лабораториясе мөдире Елена Балановская һәм шул ук үзәкнең фәнни хезмәткәре Анастасия Агджоянның татарлар генофондына ясаган анализына кагылышлы мәкаләсе дөнья күрде. Анда Идел буе, Кырым һәм Себер татарлары чыгышлары буенча Евразия бер тамырдан түгел, аларның бер генетик нәсел компоненты юк, аларны бер гомумтатар популяциясенең кыйпылчыклары итеп санап булмый, дип әйтелә. "Әлеге проект сәяси вәзгыятькә дә бәйле. Нәтиҗәнең методологик ялгышы – генетик материаллардан турыдан-туры этносны китереп чыгаруда, – ди Дамир Исхаков. – Бу мөмкин әйбер түгел. Генетик материал фәкать биологик масса турында гына мәгълүмат бирә. Биологик яктан караганда, аларның фикерләре дөрес. Әмма халык биологик массадан оешмый, халыкны оештыручы әйбер – тел, мәдәният һәм сәяси процесслар. Бу әйберләрдә материалда бернинди анализ юк. Генетик яктан аңа анализ ясап та булмый. Бу ике яссылыктагы әйбер. Аларны кушкан кешеләр ялгыш юлдан китә". Тарих фәннәре докторы фикеренчә, Идел буе, Себер, Кырым татарлары бер тамырдан чыккан бердәм халык. Татарлар, башка күпсанлы халыклар кебек үк, җирле халыклар белән кушылып формалашкан, шул сәбәпле генетик тикшеренүләр нәтиҗәсендә ниндидер ялгыш фикерләргә килергә мөмкин, дип саный галим. "Тарихи чыганаклар нәтиҗәсендә без шуны күрәбез: “татар” дигән халык электән булган. Европа, гарәп, фарсы чыганаклары Алтын Урда халкын татар дип атыйлар. Ул бит юкка гына бирелгән исем түгел. Аның эчендә татар булган һәм соңыннан безгә билгеле булган татарлар шул эчлектән килеп чыкканнар да. Әгәр дә ул татар булмаса, без аны татар дип йөрмәс идек тә һәм безгә андый исем бирелмәгән дә булыр иде", – ди ул. Дамир Исхаков үзен  мисал итеп күрсәтте. Ул үзенә генетик анализ ясаткан һәм генетик яктан иң якын туганнары финикиялеләр, Крит утравында яшәүчеләр, чеченнар, ингушлар, Бактрия халкы һәм Һиндстандагы брахманнар икәнен ачыклаган. "Кызганычка, Балановская һәм аның төркеме (генетик тикшеренүләр алып баручылар) алар бу якны ассызыклап бирми, ә генетик материалларны тикшерү нәтиҗәсендә сенсация ясарга уйлыйлар", – ди галим. Тикшеренүләрне бер юнәлештә генә башкарганда, ялгыш фикерләргә килергә була, дип саный ул. "Алар эшләгән тикшерү Y-хромосом нигезендә эшләнгән, моннан кешенең ир нәселеннән булган токымнары гына билгеле була. Y-хромосом ул ирләргә генә тапшырыла. Әгәр татар халкы ирләрдән генә торса, без шундый нәтиҗә килеп чыга, дип әйтә алыр идек. Бәхеткә, безнең ярты халык – хатын-кызлар. Хатын-кызларның геннарын алай тикшереп булмый, әмма аның башка ысуллары бар. Мәсәлән, аутосома юнәлешендә тикшереп була. Аутосома кешенең күз төсенә, чәч төсенә йогынты ясый. Анда хатын-кызның йогынтысы да бар. Аутосома ягыннан тикшергәндә, татарлар бик тә бердәм халык". Дамир Исхаков фикеренчә, мондый берьяклы тикшеренүләр үткәреп нәтиҗә ясау һәм аны халыкка игълан итүнең куркыныч яклары да бар. Ул халык санын алу вакытында татарны төрле этник төркемнәргә бүлү омтылышы булуын мисал итеп китерде. "Билгеле булганча, генетик тикшеренүләр белән яһүдләрне һәм немецларны аеру өчен фашистик Германиядә шөгыльләнгәннәр. Ягъни, арий расасыннан булган немецлар башка расадан булган яһүдләргә караганда яхшырак булып чыга. Минемчә, генетик материаллар белән бик нык шөгыльләнсәң һәм шул өлкәдә генә хәрәкәт итсәң, гомумән, фашистик идеологиягә килергә мөмкин. Инде менә бу Балановскаялар бастырган әйбердә шуның кайбер чалымнары бар, чөнки алар, башка әйберләрне төшереп калдырып, берьяклы гына фикер йөртә. Минемчә, бу юнәлештә хәрәкәт итүчеләрне без фәнни күзлектән тәнкыйть итәргә тиеш. Ул ялгыш юл, аның фәнни кыйммәте бик чикләнгән", – дип белдерде Исхаков.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев