Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Дамир Фәттахов Веронада V Евразия форумында Казанны тәкъдим итте

Дамир Фәттахов белән Италиянең Апулия төбәге губернаторы Микеле Эмилиано белән туризм өлкәсендә Казан белән тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге турында фикер алыштылар.

Искәртеп үтик: Апулиядә Бари шәһәре урнашкан, ул Николай Чудотворец исеме белән ныклы бәйләнештә. Алар Веронада V Евразия форумында фикер алышканнар, дип хәбәр итә мэрия матбугат хезмәте.

Форум бөтен Евразия континентыннан Дәүләт институтлары һәм эшлекле даирә вәкилләрен бер мәйданчыкка җыйган.

Төбәкара хезмәтәшлеккә багышланган сессиядә Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов Татарстан башкаласының икътисади һәм туристлык потенциалын тәкъдим итте. Шулай ук ул Италия шәһәрләренең Казан белән хезмәттәшлек тарихын искәртте. Мисал өчен, Верона һәм Урбино шәһәрләре белән партнерлык мөнәсәбәтләре турында имзаланган килешүләр.

Форумда катнашучылар Татарстан башкаласында милләтара тынычлыкны һәм туристлык агымының даими үсешен бәяләгәннәр.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев