Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Дагыстанда Татар мәдәнияте көннәре узачак

30 август көнне Дагыстанда Татар мәдәнияте көннәре узачак. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына Дагыстанда татар җәмгыяте җитәкчесе Эльмира Кадыйрова хәбәр итте. Программа кысаларында, Дагыстанның Халыклар дуслыгы йорты бинасында урнашкан Россия халыклары музеенда "Дагыстан татарлары" дип исемләнгән экспозиция ачылачак. Анда татар халкының традицион шөгыльләре белән танышырга мөмкин. Шулай ук концерт программасы да әзерләнгән. "Əлеге чара рухи бердәмлек, халыклар дуслыгы, милләтара татулыкны сынландыра, тарихи мирасны саклауга, милли гореф-гадәтләрне киләчәк буынга җиткерергә, татар мәдәниятен үстерүгә ярдәм итә", - ди Эльмира Кадыйрова. Чараны оештыруда Дагестанның Милли эшләр министрлыгы ярдәм күрсәтә. Шулай ук Махачкала шәһәре Хакимияте вәкилләре дә катнашачак.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев