Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Дагыстанда Татар әдәбияты көне уздырылачак

24 апрель көнне Дагыстанда Татар әдәбияты көне уздырыла. Бу хакта "Туган тел" Дагыстан татарлары берләшмәсе җитәкчесе Эльмира Кадыйрованың социаль челтәрдәге сәхифәсенә сылтама белән, Дагыстан Республикасы мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.
Билгеле булганча, Татар әдәбияты көне кысаларында, Дагыстанның Р.Гамзатов исемендәге китапханәсендә татар әдәбияты күргәзмәсе ачылачак. Киләчәктә ул даими эшләр һәм һәрдаим яңартылып торыр, дип ниятләнә.

Чара Габдулла Тукайның (1886-1913) туган көне уңаеннан оештырыла.


Татар-информ
Фото: riadagestan

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев