Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Дагыстанда да татар телен өйрәнәләр

Дагыстан татарлары өчен татар теле курслары ачылган. Әлегә курсларга йөрү бушлай, яшь ягыннан чикләүләр дә каралмаган. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Дагыстан Республикасы татарлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Эльмира Кадыйрова хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, татар теле курслары ай башында гына эшли башлаган. Шуңа да карамастан, яшьләр татар теле курслары белән бик кызыксына һәм анда йөрергә теләүчеләр саны да дистәдән артык. “Туган тел” дип аталган татарлар җәмгыяте Дагыстанда апрель аеннан гына эшли. Без бик актив эшчәнлек алып барабыз, үзебезгә яшьләрне җәлеп итәбез. Татар теле курсларын бездә ике мөгаллимә алып бара. Аларны да без бергәләп сайладык”, - диде Эльмира Кадыйрова. Татар теле курсларын алып барырга берничә кандидат булган, алар арасыннан татарча иң яхшы сөйләшкәннәрен сайлап алганнар. Алар — элеккеге укытучылар. Курсларга йөрүчеләрне китаплар белән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тәэмин иткән.

“Татар теле курслары һәр якшәмбе көнне үткәрелә. Әлегә бина белән кыенлыклар бар. Курслар танышларыбызның офисында үтә. Әмма киләчәктә бу мәсьәлә дә хәл ителер дип өметләнәбез. Ноябрь аенда курсларны муниципаль мәктәптә уздыру планлаштырыла”, - дип белдерде әңгәмәдәшебез.

Эльмира Кадыйрова билгеләп үткәнчә, татар теле курсларына күпчелек яшьләр йөри. Иң өлкән укучыга 38 яшь.

“Туган тел” оешмасы тарафыннан Дагыстан татарлары арасында төрле чаралар уза. Күптән түгел генә алар “Буыннан бәйләнеше “дип исемләнгән чара үткәргән. Анда өлкәннәр һәм яшь буын вәкилләре катнашкан. Ноябрь аенда исә Әниләр көненә багышланган чара үтәчәк.

100 дән артык милләт вәкиле яшәгән (шул исәптән, төп халкы 30дан артык) Дагыстанга татарлар 1920 елларда ук күченеп килгән. 2002 елгы җанисәп буенча республикада 2,5 млн халыкның 4700 тирәсе татар (0,2 процент). Хасавюрт шәһәрендәге Ак мәчет татар милләтеннән булган кеше ярдәмендә салынган. Дагыстан радиосына да татар кешесе нигез салган. Татар дин әһелләре Зәйнулла ишан Рәсүлев һәм аның укучысы Баязит Хәйруллин бу республикада зур эшчәнлек алып барганнар. Дагыстанда быел бу шәхесләрнең исемнәре мәңгеләштерелде - мәчеткә Зәйнулла ишан Рәсүлев исеме бирелде, Баязит Хәйруллин хөрмәтенә истәлек тактасы куелды.

“Күп милләтле булуга да карамастан, Дагыстан халкы бик дус һәм тату яши. Безгә аз санлы милләт буларак карыйлардыр бәлки. Әмма ниндидер кысулар, кимсетүләр бер кайчан да булганы юк. Өстәвенә, татар теле белән кайбер дагыстан халыкларының телләре бик охшаш”, - диде Эльмира Кадыйрова.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев