Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Дагыстан татарларының "Туган тел" җәмгыяте 1 еллыгын билгеләгән

Бәйрәм табыны татар милли ашларыннан сыгылып торды, кич буе татарча җырлар яңгырады, дип хәбәр итте “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Дагыстан татарлары җәмгыяте җитәкчесе Эльмира Кадыйрова. Аның сүзләренчә, ел дәвамында милли чаралар уздыруда Бөтендөнья татар конгрессы оешмага зур ярдәм күрсәткән. Татарларны тәбрикләргә килгән Дагыстан Республикасының милли сәясәт министры Татьяна Гамалей “Туган тел” оешмасының мөһимлеген ассызыклап: “Татарлар — Россиядә яшәүче халыклар арасында сан ягыннан икенче урында тора. Илдә исә төрки халыклардан иң күбе — татарлар. Безнең тугандаш халыклар республикасында татар халкының лаеклы урын тотуы, милләтара мөнәсәбәтләр һәм мәдәниара багланышлар үсешенә өлеш кертүләре сөендерә”, - дип бәяли татарларны. Шулай ук министр татар мәдәниятен үстерүгә, бердәм проектларны гамәлгә ашырырга вәгъдә биргән. Махачкала мэры Муса Мусаев исеменнән аның беренче урынбасары Габделмумин Ибраһимов чыгыш ясаган. Бәйрәм белән котлап, ул Дагыстан халкының башка милләт вәкилләренә, аларның мәдәнитяе, теле белән кызыксынуларын, шул исәптән татарларга да игътибар бирүләрен билгеләп үткән. Бөтендөнья татар конгрессының контроль-ревизия комиссиясе җитәкчесе Әнвәр Алмаев 2018 елда Дагыстанда Сабан туен оештырырга тәкъдим иткән. “Бәйрәм чарасы Сабан туеннан ким булмады. Әстерханнан килгән Ренат Бахмудов катнашында концерт программасы тәкъдим ителде. “Креатив” балалар студиясенә йөрүчеләр дә чыгыш ясады”, - диде Эльмира Кадыйрова.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев