Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Дагыстан Республикасында яшәүче татарларның "Туган тел" оешмасы юбилеен билгелиячәк

31 март көнне Дагыстан Республикасында яшәүче татарларның “Туган тел” оешмасына 1 ел тула. Шул уңайдан биредә гомер итүче милләттәшләр өчен бәйрәм чарасы үткәреләчәк. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына татарлар җәмгыяте рәисе Эльмира Кадыйрова хәбәр итте. “2012 ел халык санын алу нәтиҗәләре буенча, Дагыстанда татарлар саны 3 мең тирәсе булган. Әмма безнең мәгълүматлар буенча, бу сан 2,5 меңгә якын. 2000 елларда саф татар туйлары ешрак була иде. Хәзер исә катнаш никахлар күбәйде”, - диде Э.Кадыйрова агентлык хәбәрчесенә. Бер ел эчендә татарлар оешмасы яшьләр өчен төрле чаралар оештырган, яшь гаиләләр белән очрашкан. Хәйрия чараларыннан да читтә калмыйча, Махачкаланың ятимнәр йортында булырга өлгергәннәр. Моннан тыш, “Татарлар. Буыннар алмашы” дип исемләнгән беренче республика форумын оештырганнар. “31 мартта без беренче юбилеебызны билгеләп үтәчәкбез. Чарада Дагыстан Республикасының Милли сәясәт министрлыгы вәкилләре дә катнашыр дип көтелә. Бөтендөнья Татар конгрессы, Махачкала хакимияте вәкилләре дә чакырулы. Бәйрәмебезгә Әстерхан шәһәреннән җырчы Ренат Бахмутов килеп, чыгыш ясаячак”, - дип белдерде җирле татарларны берләштергән оешма җитәкчесе.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев