Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Чыңгыз Айтматовка Истанбулда һәйкәл ачылды

Әнисе - Нәгыймә Гәбделвәлиева ягыннан татар булган дөньякүләм танылган кыргыз язучысы Чыңгыз Айтматовка Истанбулда һәйкәл ачылды. Һәйкәл Малтәпе районындагы Чыңгыз Айтматов паркында куелды. Язучының улы Әскәр Айтматов Топкапы университетында әтисен искә алу чарасында Төркия дәүләтенә рәхмәтләрен җиткерде. 12 декабрьдә танылган язучының туган көне. Чыңгыз Айтматов 1928 елның 12 декабрендә Кыргызстанда дөньяга килә. Күп сандагы әсәрләре белән дан казанган каләм иясе 2008 елда 79 нчы яшендә вафат булган иде. Язучының әнисе ягыннан бабасы Хәмзә бай туып үскән төбәк - Татарстанның Кукмара районы Мәчкәрә авылы. Шулай ук  әнисе ягыннан нәсел җепләре Балтач районындагы Бөрбаш авылы белән дә бәйле булуы мәгълүм. Истанбулның Топкапы университетында Чыңгыз Айтматовның тууына 89 ел тулу уңаеннан үткәрелгән искә алу чарасын Кыргызстанның Төркиядәге консуллыгы, Төркия муниципалитетлар берлеге, Фатих солтан Мәхмәт фонды, Истамбул Бөек шәһәр мэриясе культура компаниясе оештырды. Чарага Төркия һәм Кыргызстанның фән һәм җәмәгать эшлеклеләре җыелды, Истанбулда белем алучы кыргыз студентлары, "Идел-Урал" татар, башкорт җәмгыяте вәкилләре катнашты. Искә алу язучының тормыш юлына, хезмәтләренә багышланган төрекчә видеофильм караудан башланды. Фильмда аның әсәрләре 160 телгә, шул исәптән төрекчәгә дә тәрҗемә ителүе, кино төшерелүе хакында әйтелде. Татар, рус телендә чыккан китаплары күрсәтелде. Әскәр Айтматов әтисенең Төркия белән багланышларына кагылышлы хатирәләре белән уртаклашты. 1970 елда, чит илгә барырга зур авырлыклар белән рөхсәт алгач, әтисе белән беренче мәртәбә Төркиягә килүен искә төшерде. ТЮРКСОЙ халыкара төрки мәдәният оешмасы 2018 елны - Чыңгыз Айтматов елы буларак уздырачак.
Айзирәк Гәрәева-Акчура, Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев