Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Чын татар икәнсең, Татарстанга ярдәм ит!

Казанда Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтаена әзерләнәләр. 2-6 август көннәрендә Россия төбәкләре, чит илләрдән җыелган меңгә якын  делегат милләт алдында торган җитди мәсьәләләрне күтәрәчәк. Корылтай алдыннан милли җәмәгатьчелек вәкилләреннән бу чарадан нәрсә өмет итүләрен белештек.

“Шартнамә мәсьәләсе күтәрелергә тиеш”

Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев корылтайда шартна­мә мәсьәләсе күтәрелергә тиеш дип саный. Аның фикеренчә, бү­ген татарлар Татарстаннан ярдәм­не көтеп утыру урынына респуб­ли­каны саклап калуга бөтен көчен куярга тиеш. “Конгрессның эш даи­рәсе киң, ул Татарстанда да, Рос­сия төбәкләрендә дә, БДБ ил­ләрендә дә, ерак чит илләрдә яшәүче татарлар белән дә эшли. Әмма, минемчә, төп эшчәнлек Татарстанда булырга тиеш. Ни кызганыч, әмма танырга кирәк, республикада да татар даирәсе тарая бара. Татарстан булмаса, аның куәте калмаса, Татарстан Конституция­сенең 14 нче мад­дәсе нигезендә без башка тө­бәкләрдәге татарларга ярдәм итә алачакбызмы? Бу шикле. Танылган француз җырчысы, миллә­те белән әрмән  булган Шарль Азнавурдан, чын әрмән нинди ул, дип сораганнар. Ул: “Чын әрмән икән, ул Әр­мәнстанга, аның халкына ярдәм итә”, – дип җавап кайтарган.  Узган корылтайда мондый сүзләр­не  Казахстаннан булган галим Греф Хәйруллин әйтте. “Татарстаннан гел ярдәм сорыйбыз, алабыз да ди, әмма иң беренче чиратта без республикага ярдәм итәргә тиеш”, – диде ул. Карагыз: бүген Татарстанга төрле яктан һөҗүм бара. Шар­т­намә мәсьәләсендә ачыклык һа­ман юк. Корылтай вакытында  шарт­намә проблемасы күтәрелер­гә тиеш, – дип сөйли Разил әфәнде. – Еш кына без  узган хәлләр турында сөйләшәбез, кайдадыр горурланабыз, кайдадыр үкенәбез. Тарихны белү кирәк, әмма тарих белән мавыгып, киләчәккә максатлар ачыкланмаса, барыр юллар анык­ланмаса, тарих төпкелендә калу куркынычы бар. Иң беренче чиратта туган тел һәм халыкның рухи дөньясы язмышын хәл итәргә ки­рәк. Телсез милләт була алмый. Туган телне саклар өчен, милли мәгариф системасы булырга тиеш. Киләчәктә язучыларыбыз, фән ияләре булсын дисәк, туган телдә белем бирүне саклау, үстерү беренче урынга куелырга тиеш”.

“Милли университет мәктәпне дә үстерәчәк”

Милли мәгариф мәсьәләсе җә­мәгать эшлеклесе, элеккеге депутат Фәндәс Сафиуллинны да борчый. Ул корылтайның резолю­ция­ләрендә милли университетны бул­дыру, мәктәпләрне саклап калу турында маддәләр булырга тиеш дип саный. “Конгрессны төзегән вакытта, аның төп эше – татар мил­ләтен саклап калу, дип билгеләнде. Татарны милләт буларак саклап калу дөньяга сибелгән татарны берләштерү аша барырга тиеш. Татарстан үзе генә көрәшә алмый, монда Россия, бөтен дөнья татар­ларының оешуы кирәк иде. Конгресс эшчәнлегенә бары тик шушы нисбәттән генә бәя бирергә кирәк. Конгрессның уңай яки тискәре яклары хакында хисап тотасым килми, аның турында корылтайда чыгыш ясаучылар табылыр. Бүген кайнаррак тема бар. Ул – милли мәгарифне саклап калу. Мәктәп булмаса, тел булмый. Тел булмаса, милләт тә булмый. Менә дөнья татарлары шушы проблема тирәсен­дә берләшергә тиеш. Татарларның аерым проектлар яки мәдәни чаралар, Сабантуйлар тирәсендә оешуы, аралашуы булды, әмма милли мәгарифне яклау нисбәтен­нән бер максатта эшләү җитеп бетмәде. Белгәннәр хәтерлидер: 1997 елда узган корылтайның резолю­ция­с­енә ике тәкъдим кертелде, беренчесе – милли университет булдыру, икенчесе – латин графикасына кайту. Аны мин үзем әйттем. Шушы ике тәкъдимне үтәү, гамәлгә ашыру өчен конгресс берни кылмады. Мин бу корылтайда да милли университетны булдыру мәсьә­ләсе күтәрелергә тиеш дип саныйм. Бу – локомотив, ул үз артыннан татар мәктәпләре, гимназия­ләрен ияртеп үстерәчәк. БДИны русча гына бирергә, дигән фәрман­ны кире кагу турында Бөтендөнья татар конгрессы, иҗтимагый оешма буларак, дөньяга сөрән салырга, депутатларны чакырып, яннарына барып, аңлатырга, эшләтергә, тынгысызлык тудырырга тиеш. Милли мәгариф өлкәсенә бәя би­рергә кирәк, – дип сөйли Фәндәс абый. – Төбәкләрдәге татар оешма­лары милләт өчен көрәштә бер­ләшә алмады. Бездә ике зур оешма бар.  Берсе – конгресс, аның дөнья­га чыгу мөмкинлеге бар, икенчесе – Россиядә эшләүче татар милли-мәдәни мохтәрияте. Ике җитәкче уртак фикергә килә алмады, икесе дә бер ноктага бәреп эш итмәде. Конгресс рәисе – Татарстан парламенты депутаты. Шуны искә алып, ничә тапкыр мөнбәрдән татар проблемалары турында чыгыш ясалды, дип сорау кую да урынлы. Конгрессның эш­ләгән кадәре дә яхшы, Сабантуйлар да кирәк, әмма моның белән чикләнү ярамый”.

“Татар теленә дәүләт статусы кирәк”

Корылтайга иң зур делегация Башкортстаннан килә. Еллар дәвамында күршеләр тарафыннан үпкә сүзләре дә, тәнкыйть тә ишетелә. Иң күп татар яшәгән төбәккә конгрессның игътибары җитми, дип әйтәләр. Эшмәкәр, фермер Хәсән Идиятуллин корылтайда Башкортстанда яшәүче татарлар мәсьәләсе дә күтәрелер дигән өметтә. “Башкортстанда конгрессның эшчәнлеге сизелә. Аның хәрәкәте дәрт өсти, ул халыкны уятты. Башкортстанда 2 млн татар яши, бу – 58 процентны тәшкил итә дигән сүз. Татар халкы, кайда яшәсә дә, җир җимертеп эшли, яхшы тормышка омтыла, моның өчен бөтен көчен куя. Татар эчми, ул дин нигезендә яшәргә тырыша, телен, гореф-гадәтен сакларга тырыша. Аның амбицияләре көчле, безгә үз тормышыбызга хуҗа булу кирәк. Татарлар – империя тоткан милләт, дәүләтләр төзегән милләт ничек теленең кимсетелгәненә түзеп ятсын, ди? Башкортстанда татар мәктәп­лә­ре кими бара, чеп-чи татар авыллары, районнарында башкорт теле бар, татарчасы юк! Без бу җирдә яшибез, авыл хуҗалыгы, сәнәга­тьтә зур уңышларга ирешәбез, Баш­кортстанның үсешенә өлеш кер­тәбез, ә безнең гап-гади мәнфә­гатьләребезгә игътибар юк, – дип борчыла Хәсән Идиятуллин. – Ник татар телендә укытуга шартлар тудырылмый? Зур җыен исеменнән Башкортстанда татар теленә дәү­ләт статусы бирелү тәкъдиме ясалсын иде”.

“Бер казанга ике тәкә башы сыймый”

Татарстанга терәлеп торган Ульян өлкәсендә татарларның тор­мышы зарланырлык түгел. Татарлар җирле хакимият белән уңыш­лы хезмәттәшлек итә, мәк­тәпләре эшли, мәчетләр төзелә, мәдәни чаралар да шактый уза. Ульян өлкәсенең татар милли-мәдәни  мохтәрияте рәисе Рәмис Сафин: “Конгресс – республикадан читтә яшәүчеләр өчен терәк”, – дип сөйләде. “Бөтен­дөнья татар конгрессын булдыру – татар хал­кының XX гасырдагы иң уңышлы проекты дияр идем. Аның оешуы Татарстанда яшәүче татарлардан бигрәк, аннан чит­тәгеләр өчен мөһим. Без аның аша дөньяга сибелеп яшәүче дин кардәшләребез белән очрашып кына калмыйча, аларның тормышы, яшәү рәвеше белән дә танышабыз. Соңгы елларда конгресс тарафыннан зур чаралар уздырылды һәм алар халкыбызны берләштерүдә зур этәргеч булды. Төбәкләрне татар телендәге ки­тап­лар, дәреслек­ләр белән тәэ­мин итүдә дә нык алга китеш сизелде, – ди Рәмис әфәнде. – Әмма җитешсезлекләр дә юк түгел. Беренчедән, күп акча тотып, матурлык конкурслары уз­дыруны бетерергә кирәк. Икен­чедән, елга ике тапкыр Бөтен­россия Сабан туен уздыру да кирәкми торгандыр, чөнки аларны оештыру өчен Татарстан тарафыннан миллионнар тотыла, аннан соң андый югары дәрәҗәдәге бәйрәмнәрне оештырырга ашкынып торучы тө­бәкләр күп түгел бит. Конгресска әгъза итеп төбәкләрдәге бө­тен татар оешмаларын да алу дә­вам итә. Ә бу исә, үз чиратында, тө­бәк­ләрдә үзара аңлашыл­мау­чанлыкка нигез сала. Конгресска бер төбәктән бер генә татар оешмасы керергә тиеш. Анда 500 оеш­ма булу татарны берләштер­ми, киресенчә, таркаулыкка гына китерә”.    
Римма Бикмөхәммәтова, Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев