Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Чын сәнгать әсәре яшәү һәм үлем, мәхәббәт һәм нәфрәт турында була" - Ркаил Зәйдулла

Салават Юзеев белән Ркаил Зәйдулла тандемыннан туган татарометражкаларның яңа серияләре үлем турында мәзәк хәлләргә корылган. Язучы Ркаил Зәйдулла “Татар-информ” хәбәрчесенә яңа татарометражкаларда ни өчен үлемгә көлеп каравы турында сөйләде. “Чын сәнгать әсәре – әдәбият булсынмы ул, кинематографияме, музыкамы – яшәү һәм үлем, мәхәббәт һәм нәфрәт турында була, шул фәлсәфи төшенчәләр тирәсендә әйләнә. Барысы да шушы төшенчәләрне нинди ситуациягә куюдан тора. Без әлеге төшенчәләрне көлкелерәк ситуациягә куйдык, комедия төсмере керттек”, – диде Ркаил Зәйдулла. Ул совет чорындагы кыска метражлы грузин фильмнарының, итальяннарның неорелизм фильмнары үзләренә үрнәк булып торуын әйтте. “Шундый юнәлештә халыкны җәлеп итә торган әсәрләр иҗат иттек. Монда режиссер Салават Юзеев белән продюсер Марина Галицкаяның өлеше зур, минем өлешем зур түгел”, – дип өстәде тыйнак кына Ркаил. Исегезгә төшереп үтәбез, татарометражкалар Салават Юзеевның "Инновация" студиясендә төшерелә. 2015 елда аның өч фильмы чыккан иде, аларның берсе – "Ишекне ябып чыгып китте дип аталганы – күп хатынлылык турында көлкеле вакыйгага нигезләнгәне – Казан мөселман кинофестивалендә ике номинация буенча җиңде. Татарометражка дип исем кушылган яңа кинематографик жанрның интернет киңлекләрендә махсус сайты да барлыкка килгән.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев