Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Чын-чынлап дөньяга чыгуыма "Казан утлары" журналына рәхмәтлемен" - Гөлүсә Батталова (ӘҢГӘМӘ/ШИГЫРЬЛӘР)

Бүген әдәбиятның әһәмияте көннән көн югала, диләр. Әмма дөньяда иҗат тукталып тормый. Иҗатчылар яши, аларның саны арта, олыларны яшьләр алыштыра. Гөлүсә Батталова − Әтнә районында яшәүче шундый иҗатчыларның берсе. Күптән түгел аны Татарстан язучылар берлегенә дә алдылар.
«Интертат» электрон газетасы язучылар берлегенең яңа әгъзасы белән элемтәгә керде.    - Гөлүсә Батталова кем ул дигән сорауга сез үзегез ничек җавап бирер идегез? - Мин – халкыбызның милли бишеге булган Казан артында – Әтнә районы Түбән Шашы авылында туган, бүгенге көндә шул ук төбәкнең Күәм дип аталган гаҗәеп бай тарихлы авылында яшәп ятучы, шигырьләр иҗат итүче гап-гади бер татар хатын-кызы. Иң беренче чиратта үземне Әни кеше дияр идем. Ирем Алмаз белән өч бала үстерәбез. Кызыбыз Диләрәгә – 9, улыбыз Аязга – 3 яшь, төпчегебез Айратка 3 ай. - Шигырьләрне кайчан яза башладыгыз? Бу сәләт сезгә кемнән килә? - Әтием ягыннан да, әнием ягыннан да нәселебездә иҗади фикер йөртүчеләр байтак. Тәүге шигырьләрем мәктәп елларында ук язылса да, ныклап торып иҗатка тотынуым шактый соңрак, студент елларымда, университетның «Әллүки» түгәрәгенә йөргәндә булды кебек. Ә инде чын-чынлап дөньяга чыгуыма «Казан утлары» журналына, Гөлзадә Бәйрәмова, Марсель Галиев, Ренат Харис кебек олпат шәхесләргә рәхмәтлемен. Үзем өчен генә иҗат итеп яшәгән бер мизгелдә күреп алып, үсендереп, киңәшләрен, хәер-фатихаларын бирүләрен язмыш тарафыннан ясалган олы бүләк дип кабул иттем. - Сез Әтнәдә яшәп иҗат итәсез. Казаннан, әдәби мәйданнан читтә булу авыр түгелме? - Мин бөтен тамырларым белән туган җиремә береккән кеше. Әтнәдән читтә бер юл шигырь дә яза алмам кебек. Һәр иҗат җимешемне хуплап каршы алучы, мине ничек бар шулай яратучы якташларым янәшәсендә генә рухыма көч, язарыма илһам алам. Ә бүгенге интернет заманында дистәләгән чакрым ераклык кына түгел, кыйтгалар чиге дә җуела ләбаса. - Һөнәрегез буенча инглиз теле укытучысы булсагыз да, шигырьләрне татарча язасыз. Инглиз телендә дә иҗат җимешләрегез юкмы? - Юк шул. Хәтта кызык өчен генә дә үземне сынап караганым юк. Аллаһы Тәгалә сиңа иҗади сәләт биргән икән, минемчә, ул сәләт тулаем милләтеңә хезмәт итәргә тиештер. Татарча сөйләшүдән, татарча уйлаудан, татарча язудан мәхрүм калырга язмасын. - Сезнең иҗатта темалар күптөрлелеге күзгә ташлана. Сәясәт тә, фәлсәфә дә, социаль темалар да, мәхәббәт тә бар анда. Темаларны күктән алып утырасызмы, әллә инде күзгә күренеп торганнарына тукталасызмы? - Темаларны тормыштан алам. Яшәешкә, җәмгыятькә, заманага, кешеләргә битараф булмавым, күңелдә туган уй-фикерләремне башкалар белән дә уртаклашасы килүем – менә мине шигырь язарга этәргән сәбәпләр. - Быел Татарстан китап нәшриятында «Бер йотым бәхет» дип исемләнгән тәүге китабыгыз дөнья күрде. Аны нигә нәкъ менә шулай атарга булдыгыз? - «Бер йотым бәхет» – әлеге исемнең мәгънәсе минем өчен шактый киң. Тәүге шигырьләр җыентыгым да, иҗат та, яшәү үзе дә, бер уйласаң, бер йотым бәхет бит! - Шигырь укырга яратучыларны иң кызыксындырган сорау: шигырь ничек языла? Ничек гадәти сүзләрне матур итеп тезеп, кәгазьгә төшерергә? - Шигырь ничек языла дигән сорауга анык кына җавап биреп буламы икән? Менә мин хәзер шигырь язам, менә монда шушы рифманы куям, тегеләйрәк-болайрак итәм дип, каләмгә үрелеп, иҗат итү мөмкин эшме? Белмим... Шәхсән миндә шигырьләр бербөтен ләззәтле-газаплы өермә булып туа. Җан-бәгырьне актарып дөньяга килә ул шигырь – әнә шуңа һәрберсе кадерле дә инде аның. - Кемнәндер үрнәк алып, бәлки башка берәр шигырь нигезендә үзегезнең яңа шигырь иҗат иткәнегез бармы? - Әдәбиятыбыз классиклары һәр яшь каләм иясе өчен олы үрнәк булып тора дип саныйм. Рус шигърияте, чит ил әдәбиятын өйрәнү дә күңел хәзинәсен баета. Башка шигырь нигезендә үзегезнең шигырь язганыгыз бармы дигән сорауга килгәндә, Г.Кандалый, Р.Вәлиев шигырьләреннән берничә юлны эпиграф итеп алып язылган шигырьләрем бар. - Иҗатыгызны республика матбугатында еш күреп була. Һәр яңа шигырегезне интернеттагы шәхси битегезгә дә эләсез. Димәк, алар һәркем өчен ачык. Шигырьләрегезне, шигырьләрегезнең юлларын урлаганнары бармы? - Иҗат җимешеңне укучыларга тизрәк тәкъдим итәсе килү һәр каләм иясе өчен табигый инде ул. Интернет бу яктан иң җәһәт ысул. Китаплар, газета-журналлар елдан-ел азрак укыла дип чаң суккан дөньяда яшибез бит. Ә интернет бүген һәркемнең кул астында. Шигырьләрне урлау кебек күңелсез хәлләр белән очрашканым юк. Моннан соң да мине әлеге ямьсез күренеш урап үтсен иде. - Күптән түгел Роберт Миңнуллин «Интертат»ка шигърияттәге урлашуларны үзешчәнлектән килә дип белдергән иде. Сез моның белән килешәсезме? - Роберт абыйның шигырьләрендә тәрбияләнеп үскән буын вәкиле буларак, аның фикерен хөрмәт итәм, әмма Шагыйрь сүзе янына үзешчән сүзен янәшә куймас идем. Шагыйрь – минем өчен бик олы сүз. Халкың тарихында, әдәбиятында сүзең калса, шигырьләрең аша сине танысалар, буыннар алмашынганда да иҗатың үз кадерен җуймаса – әнә шул чакта син - Шагыйрь! «Кайсыгызның кулы җылы, бәйлисе бар йөрәкне» – Хәсән Туфанның әлеге юллары мәңгелек! Шагыйрьнең каләменнән әнә шундый юллар тамарга тиеш. Шагыйрьләрнең шәкерте булырга хыялланып, шигырь язучы мин. - Сер түгел, заказга шигырьләр, җыр текстлары язып тормыш көтүчеләр шактый. Сез кемдер соравы буенча гына иҗат итә аласызмы? - Сирәк булса да заказга шигырьләр язам, әмма аларны язганда иҗаттан алган рухи ләззәт кичермим. Җыр өчен текстлар сораучы композиторлар күп булса да, минем шигырьләргә язылган җырлар күп түгел. Матди керемне генә уйлап, такмак язып, вөҗданыма каршы бара алмыйм. Чын җыр сүзләре язу өчен табигатьтән бирелгән үзгә сәләт кирәк дип уйлыйм. Миңа, кызганыч, андый сәләт бирелмәгән. - Сезнеңчә шигъриятнең хәзерге көндә иң зур проблемасы нәрсә? - Бүгенге тизләнеш чорында, нанотехнологияләр заманында шигъри сүзнең кадере, кодрәте кими бара кебек. Акыл идарә иткән яшәештә йөрәк, күңел, җан сулышына – димәк, шигърияткә дә урын булырга тиеш! - Шагыйрь иҗат итә алсын өчен илһам кирәк, диләр. Бу чыннан да шулаймы, әллә язасы сүзе булган кеше илһамсыз да яза аламы? - Кемдер, бәлки, илһамсыз да яза аладыр. Ә миңа шигырь язу өчен илһам кирәк! Бер көндә 40 шигырь язучылар турында ишеткәч, гаҗәпләнеп тә куям. Илһам миңа сагындырып, көттереп кенә килә, аны күңел тетрәнүләре китерә. Сөенеч-борчулар кебек үз хис-кичерешеләремме ул, яки башкаларныкымы, дөньядагы ниндидер вакыйга, яисә күренешме – минем җанны тетрәндерә икән, әнә шул чакта миндә шигырь туа. Тыныч күңел белән шигыремнең бер юлын да яза алмыйм. - Күптән түгел сезне Татарстан Язучылар берлегенә кабул иттеләр. Котлыйбыз! Сезгә яңа иҗади уңышлар телибез! - Бик зур рәхмәт! Язучылар берлегендә булу - олы җаваплылык, миңа ышанганнарның ышанычын акларга насыйп булсын иде. Гөлүсә Батталованың шигырьләре: Югалган буын “Көтүчесез калган көтү ничек Без дә шулай хәзер җир өчен.” (Разил Вәлиев) Фитри иман белән җиргә килеп, Бисмилланы белеп үссәк тә, Һәйкәлләргә табындырды заман – Теш үтмәде соңрак терсәккә... Тәүбә кирәк иде, ә без дәррәү Каушый-каушый үптек әләмне. Бер атадан туган кардәшләргә Чит лөгатьтә бирдек сәламне. Кинәт булды кебек (әллә юкмы?) – Әй буталды кәгъбә, мәйданнар! Без бит – җирдә хак кыйбланы табып, Кабат-кабат аны җуйганнар! Яңа дәвер безгә динсез, диеп, Һәр чат саен сукты яңакка. Денсез түгел ич без – нахак бәла Төер булып ятты тамакка! Югалганнар – безнең ишләр шулай Кушаматлы туар-тумыштан – Бар гөнаһка хуҗа табар өчен Җиң сызганып кемнәр тырышкан?! Вакыт-вакыт кыйбла җуелса да, Буталса да уңы-суллары, Тетрәнүләр кичкән безнең буын Сыек умырткалы булмады! Тел очында калган ирек тәме Юк булудан безне саклады, Эзәрлекләп, арттан иярсә дә Үткәннәрнең кара сакалы. ...Югалтулар алда күп булыр күк – Телдән язып туса буыннар. Югалулар аша табылырга Иртәгә – соң. Бары БҮГЕН бар! 10.09.2017 Без икәү Килеш-килбәт ярыйсы да кебек, Тик модадан чыккан холыклар. Бер чырайга карап, кайдан белик, Җиң эчендә ничә йодрык бар?! Акыллылар өчен без - исәрдер - Исбатлыйсы килми киресен! Чын йөзеңнән йөз чөерсәң генә Үз булала шакал тиресе! Әлмисактан калган сабый җаннар - Юаш бәхет бездә куш учлап! Теш сындырыр насыйп ризыкларны Тәкъдир әзерләгән борычлап. Тәкәбберләр куык кабартканда Безнең үрләр - нәни калкулык. Шул үрләрнең, ярый, җегәре бар Таш кыялар булып калкырлык! Заман үзе, бәлки, ят итәдер - Сирәк нөсхә безнең ишеләр. Таш гасырдан калган гадилек дип, Сәерсенсен, әйдә, кешеләр. Килеш-килбәт ярыйсы да кебек... Тик модадан чыккан холыклар. Иман даулап җанга ябышсалар, Җебеп тормас ләкин йодрыклар! 07.07.2017. *** Каешланган күптән инде күңел Язмыш җилләрендә сыналып. Яшәп ятыш. Уч төбемдә – өмет. Шөкер итәм мең кат сыналып. Фанилыкның сиратларын кичәм, Ачу тотмый кырыс дөньяга. Рәхмәт укып ихлас дога кылам, Йөзем төбәп көн дә кыйблага. Ялган төсләр ялган буяуларда, Заман кулларында пумала. Боек күзләр, җансыз йөзләр аша Дөнья яктылыгы югала. Бәгырьләрне телә нахак сүзләр, Кырау ала җылы хисләрне. Көндез чыра ягып эзләп йөрим Изгелектән калган эзләрне. Каешланган күптән инде күңел, Яшьләр кипкән, ахры, күзләрдә. Явызлыктан түгел, яхшылыктан, Елыйм кайчак җылы сүзләрдән. Бу дөньяда юкка яшәмимдер, Үз бәхетем, сагыш, ярам бар. Калебемне ачып сыенырга, Ышанырга газиз Аллам бар. Чикерткә һәм яшел чүәкле Шәһәр урамында бер үксез мин, Ватаныннан язган сукбай мин... Асфальт тузанында җан бирәчәк Күңел кырын жәлләп сукалыйм... Таш мәйданда гаҗизләнеп торам - Беркем дә юк мине аңларлык ... Яшел чүәгемдә болын күреп, Бер чикерткә кунды алданып. Әй, җандашым, җирсенәсең, ахры, Сагындырган бәбкә үләне? Бу шәһәрдә яшеллекнең туа Җаны белән күптән үлгәне. Рух тамыры өзелгәннәр шыта Йотар өчен дөнья төтенен. Ышандыра үзен, беләм диеп, Бөтен серен дөнья көтүнең. Син, чикерткә, монда мәңге мәхрүм Җан яңартыр садә тынлыктан. Былбыл диеп йөртелгәннәр күптән Сандугачлар телен оныткан ... Мин үзем дә синең хәлеңдәмен - Зиндан булып шәһәр илертә. Яшәү көче сулкылдаган чакта Ватаннарга качыйк, чикерткә! Шәһәр урамында - ике үксез - Чикерткә һәм яшел чүәкле... Авыллыгы чыккан чырайлары, Хөр җаннары белән куәтле. 28.05.2017. Кычыткан Юашланган быел кычытканнар... Зәһәрлеген җуйган нигәдер... Табигать тә заманына күрә Ялгышамы әллә нигә бер ? Өтеп алыр ут-ялкынын тоймыйм - Көлтә җыям ялан кул белән . Өтәләсен иде шунда берсе, Әрнү көтеп бүген тилмерәм! Әллә үзем тупасландым микән, Тән газабын бер дә тоймаслык. Күзәнәкләр җанны алдалыймы - Дөньясыннан качкач ихласлык... Бармак битен үлән чагу нәрсә, Инанганың үтсә кылычтан!.. Үз ишләрем диеп сыйпап үттем - Юашланган быел кычыткан... 18.05.2017. *** Син - көчле бит, диләр. Ә мин менә Кабыгыма кереп бикләндем. Нәзберек җан хәлсез гәүдәм булып, Аратасын куйды чикләрнең. Җебегән, дип, яңаклады берәү, Башны иеп тордым, дәшмәдем. Иңнәремдә адәм күтәрәлмәс Йөгем барда кирәк яшьләрем... Хисләреңдә - пафос, диде кемдер, Ышанмады ихлас йөрәккә ... Ясалмалык минем сүрү түгел, Хакыйкате үткән үзәккә. Җансыз, диеп, җанны ашадылар, Безгәме соң каты бәгырьлек!.. Дөнья үзе - тере гәүдәләрне Үле җаннар баскан каберлек... Яши белмим, ахры, кысаларда - Ызаннары күптән җимерек. Күндәмлеккә ант эчкәндә генә Баш калкытып куя кирелек. Җайсыз адәм, диеп, һич булмаса , Җиз иләккә салып иләгез! Мең юньсезлек аша исән калган Татарлыкка ләкин тимәгез! 07.04.2017 Парлы бию Ә ул чакта... коры август иде... Һәм... төн иде безне яшергән. Биек яр өстендә парлы бию Рәшә иде ерак дәвердән. Мәҗүси җил садә кыргыйлыкның Биһуш булып үрде чәчләрен. Бу - мәңгелек халәт! - дидем шашып. Акыллырак идең. Дәшмәдең... Аһ, биедек! Күзләрдәге очкын Үкчәләргә төште ургылып. Искәрмәдек, давыл чәчәкләре Эзебездә калды сузылып. Җилеп үтте (давыл чыктымыни!) Августлары безнең җәйләрнең. Танголары булды... Вальслары... Ятлар белән... Ятка әйләнеп... Бөтерелде дөнья, кыргыйлыкның Тамчысына кадәр күпсенеп. Җаннар җәй эзләде, август көтте, Кайнар кочакларда күшегеп... ...Һәм быел да... янә юеш август... Кемнең кемнән усал көлүе?! Мәңгелекнең үзе булган икән Ике җанның парлы биюе... 16.08.2017. *** Син әле дә мине сагынасың... Син әле дә мине көтәсең... Йөрәгеңне сарган юшкыннардан Арынасың килми, күрәсең... Син әле дә вакыт юргалары Араннарда диеп уйлыйсың. Ялгыз үткән язлар күптән җуйган Бәгырьләрнең тансык җылысын. Син яраткан күзләр тоныкланган... Син табынган хисләр вакланган... Җиде ятлар сыендырган җанда Синең бары сының сакланган... Син әле дә мине сагынасың, Тәкъдирләргә мең кат үч итеп! Соңгы сулышыңда тетрәнерсең, Мин дә!.. – дигән сүзне ишетеп... 02.05.2017. *** “Аңла, - дидең, - мин яратып китәм...” Яратмыйм дип әйткән булсаңчы... Мин – мәңгегә синең сөюеңнең Буранында калган юлаучы... Сөю тынын изге сүрә итеп, Бәгыремә яздым канатып. Җилләр, ахры, әфсен пышылдаган – Мәхәббәттән киттең яратып... Юхаланды шул ук әрсез җилләр, Кабат-кабат җанны агулап. Ике ярда өнсез сагышларның Кайтавазы йөрде чабулап. Мең талкынды кебек үксез бәгырь, Шәфәкъләрнең төсе уңганчы... Әрнүләрдән торган соңгы догам – Яратмыйм дип әйткән булсаңчы!.. 02.04.2017. *** Синнән миңа кул сузымы ара, Миннән сиңа бары бер адым. Мин язмыштан очрашулар түгел, Онытырлык дәрман сорадым. Карлы кичтә, бары бер адымда Бәхет белән яшьлек хушлашты. Мәхәббәттән калган күләгәләр Җилләр кочагында адашты. Кул сузымы ара ераклашты – Ерагайды синең буй-сының. Эреп барган шәүлә җылытмас шул Керфекләрнең бәсле тоҗымын. Синнән миңа – еллар чакрымнары, Ул юлларны, белмим, кем үтәр? Елый-елый сөюеннән качкан Җирдә күптер безнең кебекләр. 27.12.2016. *** Бураннарга чыгып йөгерер идем, Адаштым дип хәбәр салсаң әгәр. Көртләр аша ничә чакрым икән, Синең кыштан минекенә кадәр? Боз җилгәргән җансыз җилгә каршы Атлар идем әле йөзем куеп. Барлыгыңны белсәм, дөньясында Бер югалыр идем, эзне җуеп. Тик бер эрер өчен учларыңа Кар бөртеге булып төшәр идем. Офыкларда син көткәнне белсәм, Кар дәрьясын мең кат кичәр идем. Бозга әйләнсен лә үксез җаным, Сыкы кунган юлда йөгенсәм... Сине барыбер эзләп табармын күк Бураннарга чыгып йөгерсәм. 20.11.2016.
 
Автор: Илгиз ШӘКҮРОВ, Интертат

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев