Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Чувашстанда татар язучысы, драматург Фәтхи Бурнашның 120 еллыгына багышланган тантана оештырылды

Бүген Чувашстанның Батыр районы Кыр Бикшиге авылында татар классигы, язучы, драматург Фәтхи Бурнашның 120 еллыгына багышланган тантана оештырылды. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Чуваш республикасының татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Фәрит Гыйбатдинов хәбәр итте. “Кыр Бикшиге авылы халкы Фәтхи Бурнаш исемен мәңгеләштерүдә зур көч куя, - ди Фәрит Гыйбатдинов. – Бүген авыл эшмәкәрләре ярдәмендә татар милләтенең танылган язучысы, драматургы Фәтхи Бурнашка һәйкәл ачылды. Тантаналы чарага Татарстаннан да кунаклар килде. Һәйкәл ачылу тантанасында Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, “Безнең мирас” журналы баш мөхәррире Ләбиб Лерон, Ф.Бурнашның якташы Ркаил Зәйдулла, шулай ук шагыйрь Газинур Морат, язучы Фатих Кутлу  һ.б. шәхесләр катнашты. Бөек драматург хакында җылы фикерләр әйтелде. Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле буларак, шагыйрә Шәмсия Җиһангирова Бурнашның авылдашларына дөнья татарлары исеменнән рәхмәт җиткерде. Һәйкәл ачылышына җыелган авыл халкы якташ язучылары белән горурлануларын белдерде”. Ф.Бурнашның 120 еллыгы уңаеннан оештырылган бәйрәм бүген авылда көне буе дәвам итәчәк. Төшке аштан соң авыл халкы һәм читтән килгән мөхтәрәм кунаклар игътибарына  Чувашстанның бердәнбер татар халык театры “Бикшиг” Бурнаш әсәрләреннән куелган спектакльләрдән өзекләр тәкъдим итә. Белешмә: Фәтхи Бурнаш 1898 елның 13 гыйнварында элекке Сембер губернасының Буа өязе (хәзерге Чувашстанның Батыр районы) Кыр Бикшиге авылында мулла гаиләсендә туган. Авыл мәктәбендә башлангыч белем алганнан соң, 1907 елда әтисе аны Казанның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә урнаштыра. Күпчелек шәкертләр кебек үк, Фәтхелислам да мәдрәсәнең югары классларында үз көнен үзе күреп укый: җәйләрен казакъ далаларында мөгаллимлек итә яки Мәкәрҗәгә барып, көнлекче эшләрдә йөри, 1916 елда ул "Мөхәммәдия"не бөтенләй ташлап чыга һәм, үзлегеннән хәзерләнеп, дүрт класс гимназия программасы күләмендә рус теленнән имтихан тота. Мәдрәсәдә укыганда ул "Сәйяр" труппасы артистларына рольләр күчерергә булыша, пьесалар тәрҗемә итә һәм үзе дә шигырьләр, драма әсәрләре яза башлый. 1917 елгы февраль революциясе көннәрендә ул журналист-әдип була. Шул елның маенда армиягә алынып, ул Сембер шәһәрендә пехота полкында хезмәт итә, аннары Буа, Сембер шәһәрләрендә укытучы, шәкертләр җәмгыятендә секретарь булып эшли. Шушы елларда атаклы "Яшь йөрәкләр" һәм "Таһир-Зөһрә" дигән сәхнә әсәрләрен яза. Гражданнар сугышы елларында Ф. Бурнаш совет матбугаты органнарында эшли. 1919 елда ул Коммунистлар партиясе сафларына кабул ителә. 1920 - 1924 елларда Ф. Бурнаш Казанда Үзәк Мөселман Хәрби коллегиясенең "Кызыл Армия", "Татарстан" газеталарында редактор була, "Кызыл Байрак" газетасын, "Чаян" һәм "Безнең юл" журналларын оештыруда катнаша, ачларга ярдәм итү буенча республика комитетының шефлык комиссиясенә җитәкчелек итә. 1924 - 1928 елларда ул партиянең Казан шәһәр, Суконный бистә (хәзерге Бауман районы) комитетларында агитация һәм пропаганда бүлеге мөдире, "Экономик тормыш" нәшрияты вәкиле, эшче матбугаты секциясе рәисе, Татар дәүләт академия театры директоры булып эшли. Бу елларда ул күпсанлы сәхнә әсәрләре, шигырьләр, либреттолар, публицистик әсәрләр яза, тәрҗемә эше белән актив шөгыльләнә. Ул 1934 елда СССР Язучылар берлегенә кабул ителә. Әдип 1940 елда хаксызга кулга алынган һәм берничә елдан атып үтерелгән.
Мөршидә Кыямова, Татар информ
Фото: Фәрит Гыйбатдинов

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев