Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Чувашиядә тәңречелектән калган борынгы йолаларга бәйле этнографик фильм төшерергә ниятлиләр

Казанда “Время кино” Бөтенроссия форумы кысаларында узган кинопроектлар питчингында чуваш кызы, яшь режиссер һәм сценарист Елена Рябцева кыска метражлы «Юман» драмасы проектын тәкъдим итте. Юман – чуваш телендә имән дигән сүз. Имән агачы, имән күркәләре төрки халык өчен изге образ. Мәгълүмат өчен, Мәрҗани исемендәге Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты профессоры, сәнгать фәннәре докторы Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова үз лекциясендә: “Тәңрегә табынган болгарлар уңыш китерүче Умайны зурлаганнар. Ул имән агачы сурәтендә булган, имән чикләвекләре уңыш алиһәсен символлаштырган. Хатын-кызлар шуңа шундый бизәнү әйберләре такканнар”, - дип сөйләгән иде. Имән агачына аерым ихтирам чуваш халкында әле дә шактый сакланып калган. Елена тәңречелек йолаларын күрсәтеп, әкияти атмосфера тудырылган фильм төшерергә әзер. Сюжеты буенча фольклорчы егет авылга кайта һәм улын югалтканнан соң, үз эченә бикләнеп яшәгән әбигә - улы өчен имән белән бәйле йолалар башкарган чуваш карчыгына үзен аның улы дип таныта... Фильм төшерүдә регион матди ярдәм күрсәтми, бәлки, башкача, әйтик, атлар кирәк булачак – алар белән ярдәм булыр. Елена Чувашиядә милли кино проблемасын төшерүгә артык кызыксыну булмавын билгеләп үтте.Шулай да Чувашиянең Мәдәният министрлыгында очрашулар булачагын ассызыклады. Кыска метражлы фильмны төшерү көннәре инде билгеле – ул май аена тәгаенләнгән. Казанда узган питчингка Елена ярдәм, шул исәптән матди яктан да, өмет итеп килгән.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев