Чүпрәленең үз энциклопедиясе булачак

Үткән ел башында Чүпрәле энциклопедиясен булдыру хакында район башлыгы Александр Шадриков тарафыннан карар кабул ителеп, шул уңайдан энциклопедияне төзү буенча эш төркеме оештырылды һәм аның ярдәмчеләре билгеләнде. Бу китапның Чүпрәлегә мөнәсәбәте булган һәр кеше өчен кадерле булачагы бәхәссез. Анда туган ягыбыз тарихы, борынгы истәлекле урыннар, авыллар, елгалар атамалары, төрле тармакларда эшләгән һәм эшләүче кешеләр, туган ягыбызны үстерүгә зур өлеш керткән шәхесләр һ.б.лар турында бай тарихлы мәгълүмат тупланачак, дип яза әлеге районның “Туган як” газетасы.

Аерым алганда, Чүпрәле энциклопедиясен әзерләү буенча узган ел ахырында “Чүпрәле районы: табигате, тарихы, икътисады һәм мә­дә­нияте” дип аталган бө­тен­россия фәнни-гамәли конференциясе үткәрелеп, хезмәттә 4 меңнән артык шәхес, табигать, хайваннар, үсемлек­ләр дөнья­сына һәм бүтән мәсьәләләргә кагылышлы мәкаләләр урнаштырылачагы әйтелде. Бу хакта үз вакытында галим Иршад Гафаров “Ватаным Татарстан” газетасында билгеләп үткәнчә, чүпрәлеләр чал тарихта эзләрен калдырган шә­хес­ләр белән беррәттән, ике тапкыр Социалистик Хез­мәт Герое, озак еллар СССР авиация сәнәгате минис­тры булып эшләгән Пётр Дементьев, язучылар Шәрәф Мө­дәррис, Зәки Ну­ри, сәнгать ос­талары Габдулла Рә­хим­кулов, Рафаэль Иль­ясов, Ренат Та­җет­ди­нов, Алсу Гай­нул­лина, Һидаят Сол­та­нов һәм башкалар белән чын-чынлап горурлана. 60тан артык фән докторы, 100ләп фән кандидаты һәм доцент, СССР­ның, Рос­сиянең, Та­тар­стан­ның, башка төбәк­ләрнең 300гә якын атказанган һәм мактаулы хезмәт­кәрләре Чүпрә­лене кече ватаннары итеп саный.

Шушы көннәрдә район башлыгы Александр Шадриков һәм энциклопедиянең баш редакторы, тарих фәннәре кандидаты Гомәр Сабирҗанов катнашында киңәшмә узды, диелә “Туган як” хәбәрендә. Анда авыл җирлекләре башлыклары, китапханәчеләр, укытучылар, тарих сөючеләр, иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты. Гомәр Сабирҗанов, энциклопедия уникаль ядкәрь булачак, диде. Чөнки биредә аерым шәхесләрнең үзләре турында гына түгел, ә гаиләләре, балалары хакында да белешмәләр урнаштырылачак. Бүгенгә энциклопедиянең сүзлек өлешен җыю тәмамланган. Барлыгы 3 меңнән артык белешмә тупланган, хәзер шушы белешмәләргә тулы мәгълүматлар җыю кирәк. Моңарчы тупланган мәгълүматларны да тулыландырасы, төзәтәсе бар. “Энциклопедияне китапларның китабы дип атыйлар, чөнки анда беркадәр тарих башка китаплардан алып языла, шулай да, күбрәге халыкның үзе тарафыннан туплана. Район энциклопедиясенең хәзергә 145 бите әзер. Барлыгы 200дән артык биография тупланган. Әлбәттә, аларны белгечләр әле эшкәртәчәк. Башлангычы бар. Ә иң мөһиме – эшне дәвам итү һәм нәтиҗәсен күрү”, - диде ул.

Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов аерым шәхесләр турында гына түгел, ә район җирлегендә эшләгән, эшләп торган, ябылган предприятиеләр, учреждениеләр хакында да тарихи истәлекләрне кертү кирәклеген ассызыклады. Шуңа күрә бу хакта мәгълүматлары булганнар белән элемтәгә керү мәслихәт. “Материалларны күбрәк җыйган саен, басма да кызыклы һәм әһәмиятле булачак. Горурланырлык әйберләребез күп, шактый рухи кыйммәтләребез бар, аларны без нәсел дәвамчыларыбызга тапшырып калдырырга тиеш”, - диде Айрат Җәлалов.

Энциклопедиягә материаллар туплау өлеше күбрәк китапханәчеләр, укытучылар, тарих белән кызыксынучан кешеләр өлешенә туры килсә дә, бу эштә райондашларыбыз да ярдәм итәр дип ышанабыз. Район тарихы энциклопедиясенә кагылышлы барлык сораулар буенча эш төркеме җитәкчесе вазыйфасын вакытлыча башкаручы Роберт Закировка (8-843-75) 2-29-57, 2-27-49 номерлары аша шалтыратырга мөмкин, дип игълан итте Чүпрәле районы газетасы.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: