Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Чүпрәле районында "Туган нигез җылысы" исемле Авыл көне бәйрәме үткәреләчәк

Мөхтәрәм милләттәшләребез! Чүпрәле районы Татар Бизнәсе авылы халкы исеменнән сезне 11-12 август көннәрендә “Туган нигез җылысы” исемле Авыл көне бәйрәменә чакырабыз.

11 август көнне “Әрәпә җыю” йоласында һәм “Безнең тамырлар” исемле фестиваль-бәйгедә катнашу мөмкинлеге бар.

12 август көнне милли аш-су ризыклары тәкъдим ителәчәк, корбан ашы, спорт уеннары, көрәш бәйгесе уздырылачак. Программада шулай ук популяр артистлар чыгышы.

Ә кич белән ике көн рәттән яшь башкаручылар катнашуында дискотека һәм салют.

Көтеп калабыз! Очрашулар насыйп булсын!

ПРОГРАММАДА: 11 август 9.00    Әрәпә җыю. “Безнең тамырлар” фестивале. 19.00  Кичке уен, дискотека.

12 август 9.00  “Гыйлем бакчасы”на сәяхәт. 9.30  Яңартылган клуб ачу. 10.30  Бәйрәмнең рәсми өлеше. “Безнең тамырлар” фестивален йомгаклау. 11.00  Бәйрәм тамашасы. 11.30  Милли уеннар, көрәш. 14.00  Корбан ашы. 19.00  Кичке уен, дискотека, салют.

Матбугат.ру

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев