Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Чүпрәле районында җәмигъ мәчет ачыла

Татарстанның Чүпрәле районында бу ай ахырында зур дини вакыйгалар булачак. Бу хакта районның "Туган як" газетасы хәбәр итә.

20 августта Мунчәли авылында традицион дини җыен –“Мунчәли укулары” уздырыла. Ул көнне сәгать 10да башланачак программада: бәйрәм вәгазьләре, мөнәҗәтләр, дини җырулар-нәшидләр, корбан ашлары, намаз уку каралган. Мәдәният йорты каршындагы мәйданда кунакларга зур концерт күрсәтеләчәк, балалар өчен күңел ачулар оештырылачак. Чарага Татарстан, Чувашия, Ульяновск, Нижгар төбәкләреннән дин әһелләре, галимнәр, язучылар чакырылган. Кичке якта бәйрәмнең кунаклары булып эстрада артистлары килүе көтелә.

29 августта Иске Чүпрәледә җәмигъ мәчет ачылачак. Әлегә үзәк мәчетнең тирә-якларын төзекләндерү эшләре бара. Яңа, зур мәһабәт мәчет, ниһаять, Чүпрәле районы үзәгендә дә иман нуры чәчеп торачак. Иске Чүпрәле авыл җирлеге башлыгы ярдәмчесе Фәрит Галләмов якын арада мәчеттә төзелеш эшләре төгәлләнәчәген әйтә һәм Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен башкарылган хезмәтләре өчен мәчет урнашкан урамнар кешеләренә рәхмәт белдерә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев