Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Чүпрәле районы мәчетләрендә ислам дине курслары ачылачак

2016 елның 7 октябреннән районның барлык мәчетләрендә ислам дине нигезләрен укыту буенча курслар эшли башлаячак, дип хәбәр итә районның "Туган як" газетасы.

Шушы көнне җомгадан соң, яңа эшли башлаган “Җәмигъ” үзәк мәчете каршында да укулар тантаналы төстә башланып китәчәк. Ислам нигезләрен уку дәресләре ир-егетләр өчен һәр җомга намазыннан соң, хатын-кызлар өчен һәр шимбә 14.00 сәгатьтә, балалар өчен якшәмбе-ял көннәрендә 10.00 сәгатьтә оештырыла. Дәресләр Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәте төзегән укыту программасы нигезендә алып барылачак, диелә хәбәрдә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев