Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Читтә яшәгән татар үз милләтенең күрсәткече булуын онытмасын иде" - Мөхтәр Вәлитов

Үз телен белмәгән кешене татар дип атап булмый – Волгоград өлкәсендә яшәүче татар иҗтимагый активисты Мөхтәр Вәлитов “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә шулай дип белдерде. Бу хакта Мөхтәр Вәлитов “Идел” Яшьләр үзәге җитәкчесе Ләйсән Сафинаның “Татар-информ” агентлыгына биргән интервьюсына кайтаваз итеп социаль челтәрләрдә фикерен язды. Исегезгә төшерәбез, Ләйсән Сафина рус телле татарлар турында: “Кеше үзен татар дип таный икән, шул очракта ул – татар”, – дип белдергән иде. “Бу турыда фән телне беренче урынга куя: "Милләтнең этник берлеге – единый язык и самосознание" (Энциклопедический словарь). Иң беренче тел, ә аннан соң үзеңне татар диеп тану”, – дип яза Мөхтәр Вәлитов. Мөхтәр Вәлитов Волгоград өлкәсе Камышин шәһәрендә Бораулау инструментлары заводында җитәкче булып эшләгән һәм күптән түгел генә лаеклы ялга чыккан. “Татар-информ” агентлыгына интервьюсында ул татар аңы, тел белү мөһимлеге һәм катнаш никахлар хакында сөйләде.

“Татарстан белән бергә татар рухын да үстерәсе иде”

– Сез ни өчен кешенең милләтен билгеләгәндә беренче чиратта телне белү мөһим дип саныйсыз? – Үз телеңне белмичә генә: “Мин татар!” дип әйтеп булмый. Милли рух дигән төшенчә бар. Һәр кеше үз эчке дөньясында яши. Ул уйлый, фикер йөртә. Кешенең шул эчке дөньясы тел белән ныклы бәйләнештә. Татар әдәбиятын укымыйча, ул ничек татар булсын? Татарның мәкаль-әйтемнәрен, гореф-гадәтләрен белмичә, ул ничек татар булсын? Эчке дөньясы русныкы була бит аның. Татар язганны русчага тәрҗемә итеп уку да әсәрнең тулы мәгънәсен, бөтен нечкәлекләрен ачып бирми. Күп татар сүзләрен русчага тәрҗемә итеп тә булмый. Татар ул фикер йөрткәндә дә башкача уйлый. Заводта эшләгәндә безнең белән Володя исемле егет эшләде. Ул татарча яхшы белә иде, татарча аралаштык. “Син татарча каян беләсең?” – дип сорагач, үз авылларында татарлар яшәгәне, шулар белән аралашып, татарчага өйрәнгәнлеген әйтте. Татарча белсә дә, ул бит рус, татар түгел. – Бала, ниндидер сәбәпләр аркасында, үз гаиләсендә татарча тәрбия алмады, ди, телен онытты, руслашты. Бер көнне аның күңелендә татар мохитенә кереп китү, татар булу теләге уянды. Шул бала “Мин татар!” – дип әйтә икән, аны: “Башта телеңне өйрән”, – дип кире кагу дөрес булырмы? Бәлки, аны үз яныбызга алып, аңарда алга таба, мисалга, шул ук тел өйрәнү теләген уяту яхшы булыр иде? – 60нчы еллардан татар теленә каршы пропаганда алып барылды. Имеш, татар теле авылдан чыкканчы гына кирәк. Шуннан соң күпләр балаларын рус мәктәпләренә бирде, аларның балалары кечкенәдән рус телен туган тел дип өйрәнә иде. Бүген Татарстан алга китте, Казан үсте. Шуның белән бергә татар рухын да үстерү, тел белүчеләр санын арттыру кирәк! Ләйсән Сафина сүзләреннән: “Татарча да белмәсәң була”, – дигән ялгыш фикер туа, ә ул фикер ике яклы. Беренче ягы – без күбәеп китәбез. Икенче ягы – без яшьләрне нәрсәгә өйрәтәбез? Без бит аларны җиңел юлга кертеп җибәрәбез. Җиңел юл белән барган кешеләр юлдан тизрәк тайпыла – бу беркемгә сер түгел. Миңа Австриядә булырга туры килде. Анда немецлар яши, алар белән инглизчә сөйләштек. Сүздән сүз чыгып: “Син урыска охшамаган”, – диләр болар миңа. “Мин – татар!” – дим тегеләргә. “Татарча беләсеңме?” – дип сорыйлар. “Әлбәттә, беләм!” – дим. “Россиядә русча гына сөйләшәләр, үз телләрен саклап кала алган милләт юктыр дип уйлый идек”, – диләр. “Ә сез үз телегезне беләсезме?” – дип сорыйм. “Без тел белмәсәк, безне Германиядә кешегә дә санамаячаклар,” – дип җавап кайтаралар. Ана телен белмәүчеләргә карата менә шундый караш булырга тиеш.

Үземә: “Син – чын татар!” – дип әйтеп яшәдем

– Сез үзегез гомер буе диярлек рус мохитендә яшәгәнсез. Күп кеше тел онытуын шуның белән аклый. Телегезне ничек саклап кала алдыгыз? – Мин үзем Самара өлкәсе Камышлы районы Ярмәк авылыннан. Авылда татар мәктәбен бетереп, Самарада югары белем алганнан соң, Волгоградка эшкә билгеләндем. Үземә яшьтән үк: “Син – чын татар!” – дип әйтеп килдем. Татар икәнемне беркайчан да онытмадым. Кайбер кеше, читкә киткәч, исемен алыштыра, телен оныта. Безне яхшы укытканнардыр, күрәсең. Мин онытмадым, исем алыштырмадым. Без үскәндә китап та дефицит иде. Шулай да таптык, укыдык, өйрәндек. Мин әлегә чаклы санаганда татарча саныйм. Татарча уйлыйм, русча сөйләшкәндә фикеремне русчага тәрҗемә итеп сөйләшәм.

“Яхшы эшләсәң, милләтеңне күрмиләр, абынсаң, “Татарин!” – диләр”

– Зур заводта җитәкче вазифасында эшләгәнсез, ниндидер ыгы–зыгылар килеп чыгып, татар булуыгызга төрттерүчеләр булмадымы? – Арттан сөйләгәннәрдер, бәлки, шәхсән үземә әйткән кеше булмады. Эштән киткәндә дә Рәхмәт хаты биреп озаттылар. Миңа Самарага укырга әти шундый сүзләр әйтеп озаткан иде. Үз милләтеннән читтә яшәгән кеше яхшы эшли, үзен күрсәтә белә икән, аның кайсы милләт вәкиле булуына игътибар итмиләр. Әгәр ул абына икән, “татарин” дип бармак төртеп күрсәтәләр. Еллар үткәч, мин бу сүзләрнең дөрес булуына инандым. Шуңа күрә, читтә яшәгән татар үз милләтенең күрсәткече булуын онытмасын иде. – Татарстанга еш киләсезме? Татарстан татарларына нәрсә әйтер идегез? – Соңгы елларда эш буенча Казан, Чаллы, Әлмәт шәһәрләрендә булдык. Читтән килгән кешегә иң беренче чиратта безнең халыкның итагатьле, тәрбияле, кунакчыл булуы сизелә. Татар яшьләренә берничә киңәшем бар: үз милләт кешесенә кияүгә чыгыгыз, өйләнегез. Шулай итмисез икән, балаларыгыз татар булмый. Тормыш алып бару болай да авыр, шул авырлыкларга тел, дин проблемаларын да кушып, аны тагын да авырайтмагыз.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев