Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Читек тегү осталыгын үзләштергәндә капчык-капчык тирене ташларга туры килде" - Илдар Шәйхетдинов

Казанда читек тегүче Илдар Шәйхетдиновка үз эшенең чын остасы булганчы берничә ел вакыт кирәк булган. Милли бизәкләрне матур итеп төшереп чигәргә өйрәнгәнче, 4-5 ел вакыт узган. Бу хакта ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә сөйләде.

Ул читек кенә түгел, чүәк, султанка (башы өскә карап торган аяк киеме), күн оекбашлар, һәм сораучылар булса, шуларга туры китереп, сумкалар да тегә.

"Читек тегү осталыгына хаталар белән өйрәндем"

“80 нче елларда әти безне унты тегәргә өйрәтте. Ә читек тегү белән хаталана-хаталана үзлегемнән өйрәндем. Читекчелек белән 5-6 елга якын вакыт шөгыльләнәм. Хаталар бик күп булды. Әле менә 1,5-2 ел элек кенә матур килеп чыга башлады. Аңа кадәр, өйрәнгәндә, капчыклап тирене ташларга туры килде. Элегрәк мин сумка, аяк киемнәре ремонтлау белән шөгыльләндем”, - дип сөйләде Илдар Шәйхетдинов.

"Татарстандагыча матур җөй бүтән бер төбәктә дә юк"

Илдар Шәйхетдинов читекчелек һөнәренең Идел буе Болгарында барлыкка килгәнен һәм аның тарихы, методикасы буенча уникаль булуын әйтте. “Татарстандагыча матур җөй белән Россиянең бүтән бер төбәгендә дә текмиләр. Бәлки, аерым осталар бардыр, әмма массакүләм җитештерү буенча Татарстан гына. Безнең республикада бу эш Хөкүмәт ярдәме белән дә алып барыла”, - дип белдерде ул.

"Өйдә читек тегеп, акча эшләргә була"

Илдар абый өй шартларында студентлар, декретта бала карау ялында булган хатын-кызлар шөгыльләнә алуы белән дә читек тегүнең уникаль булуын әйтте. “Бу хатын-кызларга өйдән чыкмыйча да акча эшләү мөмкинлеге. Ирең эштә вакытта, балаң йоклаганда да тегеп утырып була. Моның өчен гап-гади тегү машинасы һәм станок җитә”, - ди ул.

Илдар Шәйхетдинов “Сәләт” лагеренда ул балаларны читек тегү серләренә өйрәткән. Өченче ел җәендә Илдар абый анда үзе дә барган.

"Бу һөнәр зур түземлек сорый"

Илдар Шәйхетдинов читек тегүдә иң кирәклесе түземлек, бер урында озак утырып эшләү сәләте булуын билгеләп үтте. “Минималь чыгымнар белән җитди эшләнмә җитештерергә була, әмма күпләрнең көннәр буе бизәк чигеп утырырга сабырлыгы җитми. Төп проблема чималда да, сату базарында да түгел. Тире сатучылар бар ул, тик осталары гына аз”, - ди ул. Ул бүген Казанда тире белән шөгыльләнүче 8 ләп остаханә булуын әйтте. Арчада, Биектауда Дөбъязда тегүчеләр бар, нигездә, барысы да шәхси эшмәкәрләр.

“Бу һөнәрнең уникальлеге тире кисәкләренең бер композициягә әйләнүендә. Ике тирене кушып, җөй тиренең эчке ягыннан салына”, - дип, ул бу һөнәрнең нигезләре белән таныштырды. Аның стационар станогыннан тыш үзең белән йөртеп була торган өстәлгә беркетмәле җайланмасы да бар. “Юлга чыкканда да, кунакка барганда да, мобиль станокны үзең белән алып була”, - диде ул.

"Сыер тиресе чыдам, бозау тиресе ыспай"

Читек тегү өчен сыер, бозау, сарык тиреләре кулланыла. Нинди күннән тегү мастер осталыгыннан тора һәм клиент теләгенә карап сайлана. “Сыер тиресе чыдамрак булса, бозау тиресе ыспайрак, нәзакатьлерәк күренә. Ә менә сарык тиресе берникадәр вакыттан сузылып, формасын югалта. Дуңгыз тиресен куллану шаригать тарафыннан тыелган. Аннары ул дымнан бик курка, тыгыз түгел. Юешләнсә, тиз ертылырга мөмкин - менә шундый җитешсезлеге бар. Күбесенчә аны ямаулык өчен генә файдаланалар”, - диде Илдар Шәйхетдинов. Тирене ул Казан, Рязань шәһәрләренең күн заводларыннан, Мәскәүдән “Тассо” компаниясеннән сатып ала. Бездә Казанда “Савиново” сәүдә үзәгендә дә сарык тиресе сату ноктасы бар.

"Читек тегәргә өйрәнергә теләүчеләр күп"

Илдар Шәйхетдинов сүзләренә караганда, бүген читекләргә ихтыяҗ зур. Тегәргә өйрәтергә сорап килүчеләр дә бар. Андыйларга ул мастер-класслар бирә. “Милли аяк киемнәрен башка төбәкләрдән күп сорыйлар. Нигездә, татар диаспоралары көчле булган урыннардан заказлар килә. Көнбатыш Себер, Оренбург, Чиләбе, Балтыйк буе, Финляндия якларыннан сорыйлар. Әле менә Төркиядән дә берничә заказ килде. Күбесе тегәргә өйрәтегез, ди. Интернет мөмкинлекләрен генә белеп бетермим, скайп аша да өйрәтеп булыр иде”, - ди ул.

Илдар Шәйхетдинов сүзләренә караганда, мастер-класска килүчеләр гади беләзек, каеш, брелок һәм башка төрле акссесуарлардан башлый. "Бүген, әйтик, хатын-кызлар киеме тегү белән шөгыльләнүче ханым киләм, диде. Ул киемнең җиңенә, кесәләренә күн тегү җөен күрсәтүне сорый", - ди ул.

Кибеткә сатарга куймыйм, “сарафан” радио яхшы эшли

Илдар Шәйхетдинов әйтүенчә, читекләр нигездә Интернет аша сатыла. Һөнәрченең Казан кибетләре белән эше барып чыкмаган.

“Казан кибетләре белән эш килеп чыкмады әле. Алардан акчаны озак көтәсе, отышсыз. Алар 100 процент өстәмә ясала, нәтиҗәдә сату бәясе бик югары була. Аннары кибеттә әллә ничә мәртәбә киеп ертып, кире кайтару очраклары да булды. Шуңа күрә хәзер кибетләргә куймыйм, арзанрак бәядән сатам. Күпләр миңа шуның өчен үпкәли дә, әмма миңа шулай уңайлырак. “Сарафан” радиосы яхшы эшли – заказлар җитәрлек. Кешеләр Интернетта күргән эскизы буенча заказ бирә, мин тегәм”, - дип белдерде ул.

Заказлары күп булган вакытта, Илдар Шәйхетдинов остазларына да тегәргә куша. Тик клиент канәгать калсын өчен, һәр эшкә җитди, җаваплы карауларын сорый. Орнамент катлаулыгына карап, читекләр 8 мең сумнан алып 15 мең сумга кадәр җитә. Илдар Шәйхетдинов алдарак искәрткәнчә, бу кибет бәясеннән бермә-бер арзанрак. Күн оекбашларның бәясе 850 сумнан башлана. Илдар абый аларның намаз укучылар өчен уңайлы булуын әйтт: "Тәһарәт алганда, сулы бармаклар белән шул носки өстеннән генә сыпырып алу да җитә".

Илдар Шәйхетдинов элек-электән татар авылларында бабайларыбызның өйдә кара күн читек киеп йөргәннәрен, урамга чыкканда, өстеннән кәвеш киеп куюларын билгеләп узды. Кышын кияр өчен эчтән сарык йонын куйдырып тектерүчеләр дә булган. “Хәзер әкренләп шул мода кайта”, - ди ул.

Элеккеге читекләр сыйфатлырак

Күн эшләнмәләрнең сыйфатына тукталып, Илдар Шәйхетдинов бер танышының әнисеннән калган 50 елдан артык элек тегелгән читекне күрсәтте. Элек тире күпкә яхшырак, натураль эшкәртелгән, сыйфатлы итеп буялган, ефәк муллине җеп белән чигелгәнен билгеләп узды. “Борынгы заманнарда тире эшкәртү өчен имән тиресен, натураль компонентларны кулланганнар. Хәзер күнне химия белән эшкәртәләр, яндыралар. Ефәк муллине юк диярлек, нигездә, полиэстер, вискоза җепләр кулланыла”, - дип белдерде ул.

Һәр бизәк нидер аңлата

Бизәккә килгәндә, Илдар Шәйхетдинов әйтүенчә, һәр орнамент нәрсәнедер аңлата. “Элек республиканың төньяк, көньяк өлешләрендә яшәүчеләр, шәһәр кызлары өчен бизәкләр төрле булган. Йөкле, кияүдә булмаган хатын өчен аерым бизәк белән теккәннәр”, - диде ул. Илдар абый әйтүенчә, читекләрдә бер үк тере җан иясе рәсеме төшерелгән булырга тиеш түгел, бары тик үсемлек рәвешендәге бизәкләр генә кулланыла. Аеруча, лалә чәчәге бизәге популяр. “Хайван яки кеше рәсемен төшерүчеләр бу дөньяда да, теге дөньядада җәзасын алачак. Әгәр кеше пейзаж, табигать ясый икән, ул ике дөньяда да рәхмәтен алачак”, - диде ул.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев