Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Чит телләр белү – байлык, туган телеңне белү – бәхет ул" - Разил Вәлиев

Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты рәисе Разил Вәлиев Татарстанның яшь укытучылары белән очрашу вакытында туган телне ничек сакларга икәнен әйтте. Казандагы 180 нче мәктәптә яшь педагогларны “Укытучы” һөнәренә кабул итүгә багышланган очрашу булды. Милли тел – ул билгеле бер милләт теле генә түгел. Ул мәҗбүри рәвештә өйрәнелергә тиешле дәүләт теле дә, дип ышана Разил Вәлиев. “Әгәр ул дәүләт теле булмаса, бер халык та үз милли телен саклап кала алмый. Туган телне саклау безнең үзебездән, Мәгариф һәм фән министрлыгыннан, республикадан, дәүләттән тора. Бары тик бергәләп кенә без моны эшли алабыз. Милли телне саклауда зур роль гаиләдә дә. “Родной язык” татарча ана теле дип тәрҗемә ителә. Әниеңә карашың нинди булса, туган телгә карашың да шундый булырга тиеш”, - диде депутат. “Мин күптән түгел генә шундый сүз ишеттем: “Чит телләр белү – байлык, туган телеңне белү – бәхет ул”, - дип өстәде Разил Вәлиев.
Татар-информ
Фото: Рамиль Гали

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев