Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Чит илләрдән килүчеләрдә татар булуы белән горурлану ярылып ята" - Гөлия Мусина

Кичә Казанда Татар теле һәм әдәбияты буенча V халыкара олимпиадасының Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясендә иҗади туры узды. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, олимпиадада Татарстанның 43 районыннан, Россиянең 25 төбәгеннән һәм 13 чит илдән барлыгы 500 ләп кеше катнаша. Алдагы еллар белән чагыштырганда, олимпиадада чит илләрдән катнашучылар саны арткан. Моны оештыручыларның берсе, ТР мәгариф һәм фән министрлыгының төбәкара хезмәттәшлек секторы җитәкчесе Гөлия Мусина да билгеләп үтте. “Узган елларда унлап чит илдән килгән булсалар, быел аларның саны 13. Катнашучылар саны исә 27. Бүген бездә иҗади конкурс бара. Катнашучылар үзләре яшәгән ил хакында, андагы татарлар турында сөйли, аларның тормышы белән таныштыра. Жюри катнашучыларның телне белүен, сөйләм дәрәҗәсен, гаиләдә ничек аралашуына басым ясый”, - ди Гөлия Мусина. Аның сүзләренчә, чит илләрдән килүчеләрнең сөйләме күпкә аерыла. “Әмма аларның телне яратулары, татар булуы белән горурлануы ярылып ята. Чит ил вәкилләре безгә күбрәк горурлык хисләре белән килә. Бу, билгеле инде, гаиләдән, әти-әниләр тәрбиясеннән тора”, - ди оештыручы. Гөлия Мусина сүзләренчә, иҗади бәйгедә катнашучылар күбрәк шигырь сөйли яисә җырлый. Әмма җыр-бию, шигырьне берләштереп, композицияләр тәкъдим итүчеләр дә була, диде министрлык вәкиле. Шунысы күзгә ташлана — иҗади өлештә катнашучыларның барысы да диярлек татар милли киемнәреннән килгән. Хәтта француз егетләре дә милли чигүле түбәтәйләрдән чыгыш ясады. Яшь булгангамы, катнашучылар ретро җырлардан тыш, заманча җырлар да башкара. Әмма шигърияттә татар әдәбияты классиклары өстенлек итә.
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев