Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Чит илләрдән килеп, Татарстанда укучы яшьләргә студентлар радиосы "йолдызлары" булу мөмкинлеге барлыкка килде

Алар үз туган телләрендә чыгыш ясый алачаклар. Бу турыда үзенең сайтында Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты мәгълүмат үзәге хәбәр итә. Радио алып баручысына кастинг Татарстан халыклары Дуслыгы Йортында узачак. Кастингны узган студент үз иле, мәдәнияты, Казанда яшәү һәм уку үзенчәлекләре турында сөйли һәм радиотыңлаучыларны традицион музыка белән таныштыра алачак. Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе UFM студентлар радиосы, Казан федераль университетының интернет-радиосы белән берлектә яңа проект оештыра. Әлеге радиопроектны Россия халкы да, чит ил аудиториясе дә тыңлый алачак. Ягъни, яңа радио алып баручыны аның туган ягында да ишетәчәкләр. Кастингта катнашырга теләк белдерүчеләрдән харизмалы булу, дөньяга позитив караш, үз туган телеңдә фикереңне матур һәм төгәл итеп аңлата белү таләп ителә. Кастинг 29 гыйнвар, якшәмбе көнне Павлюхин урамы, 57 йорт адресы буенча урнашкан Татарстан халыклары Дуслыгы Йортында 10:30 сәгатьтә башланачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев