Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Чит илләрдә татар теле һәм әдәбияты белән кызыксыналар

Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбендә хәзерге вакытта 662 студент  татар теле һәм әдәбияты буенча белем ала. Бу хакта Казан федераль университетының «Tataristica» үзәгендә «Татар филологиясе: ихтыяҗ һәм мөмкинлекләр» дигән темага багышланган түгәрәк өстәл вакытында Г.Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбе директоры, профессор Әлфия Йосыпова хәбәр итте. Исегезгә төшереп узабыз, кичә  Казан федераль университетының «Tataristica» үзәгендә «Татар филологиясе: ихтыяҗ һәм мөмкинлекләр» дигән темага фикер алышу булып узды. Анда Казан федераль университетының, элекке Казан дәүләт университеты, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының, Татар дәүләт гуманитар институтының татар филологиясе факультетларын төрле елларда тәмамлаучылар катнашты. Араларында югары уку йорты мөгалимнәре, мәктәп директор, укытучылары, дин әһелләре, драма, эстрада артистлары, телевидение хезмәткәрләре чыгыш ясады. “2011 елда Казан дәүләт университетының һәм Татар дәүләт гуманитар педагогика университетының ике факультеты кушылып, зур үзәк төзелде, - ди Әлфия Йосыпова. - 2016 елның 1 сентябреннән Г. Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе дип атала башлады. Бүгенге көндә бу мәктәптә 662 студент татар теле һәм әдәбияты буенча белем ала. Бу студентлар өстәмә белгечлекләр дә үзләштерә, ягъни, татар теле һәм әдәбиятына өстәп, чит телләр; инглиз, кытай, төрек, гарәп телләрен үзләштерә. Тәрҗемә, мәгълъмати технологияләр, журналистика, этно-дизайн серләренә төшенәләр һәм кулларына ике белгечлек бирә торган диплом алып чыгалар. Хәзерге вакытта бездә кызыклы магистратура программалары тормышка ашырыла. Филология юнәлешендә татаристика, педагогик белем бирү юнәлешендәге магистратура программалары бездә укыган студентлар арасында гына түгел, ә илебезнең төрле почмакларында югары белем алып килгәннәр һәм хәтта чит илләрдән килеп укучылар өчен дә кызыклы. Бүгенге көндә югары мәктәптә татар теле һәм әдәбияты белгечлеге буенча Казахстан, Төркия, Кытайдан килгәннәр белемнәрен чарлый. Бер ел элек Япониядән Юто Хишияма килеп бездә магистратура тәмамлап китте. Безнең татфакта 6 кафедра эшли: татар теле, татар әдәбияты, гомуми тел белеме һәм тюркология, тел ара мәдәни аралашу (бу кафедра укытучылары чит телләрне студентларга арадашсыз укыта), татаристика һәм мәдәният белеме һәм дизайн. Студентларга кызыклы белгечлекләр, фән белән шөгыльләнү мөмкинлеге бирәбез. Студентларыбыз конференцияләрдә катнаша, күп төрле стипендияләр ала. Чит илләрдә стажировкаларга бара. Чит илләр белән фәнни юнәлешләребез ныгый баруына сөенәбез. Төркия, Кытай, Япония, Әзербайҗан, Казахстан, Кыргызстан, Америка белән бәйләнешләр урнаштырабыз. Чит илләрдә татар теле һәм әдәбияты белән кызыксыналар. Күптөрле кызыклы проектлар да эшлибез”. Исегезгә төшерәбез, «Tataristica» үзәгендә дискуссияләр агымдагы елның март аенда башланып китте. «Татарның үсеш стратегиясе: шартлар, вәзгыять, алымнар» һәм  «ХХI гасыр һәм Тукай», «Татар театры: югалту һәм табышлар» темасына багышланган түгәрәк өстәл утырышлары җәмәгатьчелектә зур кызыксыну уятты. Ай саен уздырырга планлаштырылган дискуссияләрнең төп максаты – тел, әдәбият, тарих, мәдәният өлкәсендәге мөһим мәсьәләләргә кагылышлы җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү, аерым проблемаларның чишелешен эзләү. Әлеге сөйләшүдән Каюм Насыйри институтының 7 үзәге өчен (Казахстанның –Астана, Кыргызстанның – Бишкәк, Россиянең – Санкт-Петербург, Мәскәү, Екатеринбург, Пенза, Уфа шәһәрләре) турыдан-туры трансляция оештырылды.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев