Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Чит илдән кергән мөселман киемнәрен бездә кияргә ярамый

“Мөслимә”  мөселман хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әлмирә Әдиятуллина, чит илдән кергән мөселман киемнәрен бездә кияргә ярамый, дип саный. Бу турыда ул “Татарстан-Яңа гасыр” телеканалында бара торган “Ком сәгате” тапшыруында белдерде.
“Без сукырларча читтән килгән гореф-гадәтләргә иярергә тиеш түгел, чөнки мөселман киеме белән бәйле матур йолаларыбыз үзебездә дә бар.  Яулыкны алдан матур итеп бәйләп кую, күкрәкчәләр кию – боларның барысы да уйлап эшләнелгән бит. Шуңа күрә әби-бабаларбызда нинди йолалар булган, без  шулардан файдаланырга, шуны мирас итеп сакларга тиешбез. Алайса хәзер кап-карадан киенгән мөселманнар да очрый башлады. Күзләре генә күренеп тора. Мин аларны күрсәм, сөйләшеп карарга тырышам. Тик дөресен әйтим, бу бер дә җиңел түгел”, – дип ассызыклады абыстай.
Әлмирә Әдиятуллина сүзләренә караганда, мөселман киемендә башка агымнарга иярү үзебезнең гореф-гадәтләрне белеп бетермәү белән дә бәйле.
“Хәзер маңгай уртасыннан тоташып китә торган баш киеме популярлашып китте. Шәхсән мин анысына да каршы. Үзебезнең нинди матур яулык һәм шәлебез, калфагыбыз бар бит. Үзебезнекен саклыйк, кадерлик, дәвам итик”, – диде Әлмирә Әдиятуллина.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев