Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Чит илдә олтан булганчы, үз илеңдә солтан бул!

Замана яшьләренең кайберләре укып бетерүгә чит илдә яшәргә омтыла. Бу тенденция нәрсә белән аңлатыла соң? Бүген читтә белем гранитын кимерүчеләрне, чит илләргә эшләргә китүчеләрне аз, дип әйтеп булмый. Икътисади вәзгыять болай да тотрыксыз булганда, бер карасаң, бөтенесен ташлап, башка илгә китәргә әзер булучыларны табу авыр кебек. Тик еш кына яшьләр чит илгә белем тупларга китеп, анда эшләргә дә кала.

 

Чит илгә – грант буенча

 

Тумышы белән Татарстанның Балык Бистәсе районыннан булган Алсу Җамалиева Франциягә 2011 елда китә.  l’Agence nationale de la recherche (ANR) дип аталган махсус грант белән ул, яшь галим буларак, квалификациясен күтәрү өчен фәнни тикшеренү башкару максаты белән бара.

- Мин мондый мөмкинлек тууына шатландым, чөнки фәнни проектымның темасы да әһәмиятле һәм инновацион иде. Җитмәсә, мине чит илләрдә эшләп карау тәҗрибәсе ә үзенә тартты, – дип сөйләде безгә Алсу. Хәер, яшь галимә бер урында таптанып тора торган кеше түгел. Язмыш бүген аны Америка Кушма Штатларына алып киткән. Бүген ул Калифорния штатында Стенфорд университетында хезмәт куя. Шунысы да бар: Америкага күченүне Россиядән Франциягә күчүгә караганда җиңелрәк кичергән. Яшь ханым үзе дә, тормыш иптәше дә бер “дилбегә”дә бара – алар икесе дә яшь галимнәр. Шуңа да язмыш атының киләсе тукталышының кайда буласын ул әйтә алмый. Ләкин шунысы анык: киләсе урын да фәнни кызыксыну, проектларга бәйле. - Алсу, сез ничек уйлыйсыз: Татарстан яшьләре чит шәһәрләргә, чит илләргә укырга, яшәргә китеп ни өчен анда төпләнеп кала? - Миңа калса, бу сорауга анык кына итеп җавап биреп булмый. Башка илгә күченү мотивациясе һәм сәбәпләре төрле кешедә төрлечә була ала. Алар һәрвакытта да үз Ватаныңдагы тормыш шартларына бәйле түгел. Кемнеңдер бу балачак хыялы булса, икенчеләрнең исә эш тәкъдиме буенча китә, өченче берәүләр исә сәяхәт итәргә ярата. Минем дусларым һәм танышларым арасында да чит илдә укыганнан яки стажировка узганнан соң Ватанга кайтучылар күп. Алар Татарстанда эшләүләре һәм яшәүләре белән бәхетле.

Кире кайтучылар бармы?

Чит илдә белем алырга теләүче яшьләргә бу максатны тормышка ашырырга Татарстан Хөкүмәте дә ярдәм итә. Мисал өчен, Татарстанның “Ел студенты” премиясе шундый мөмкинлек бирә. Адинә Кульмасова – “Ел студенты–2014” премиясенең Гран-Приена лаек булган кеше. Бүген ул Испаниянең Барселона шәһәрендә белем ала. Ләкин шулай булса да, ул укуны тәмамлаганнан соң кире Татарстанга кайтачагын белдерә.

- Минем киләчәгем, күңелем туган республикама бәйле. Нәкъ менә Татарстан миңа белем, күнекмәләр бирде. Хәзерге вакытка ирешелгән казанышларым да – Казанда хезмәт куйган кешеләрнең уңышы. Үз тамырларыңны белү, аларга кайту кирәк, – ди Адина Кульмасова. Барселонада белем алу барышында Татарстан кызына төрле халыкара ширкәтләрдә булырга, дөньякүләм дәрәҗәдә танылган кешеләрнең лекцияләрен тыңларга, яңа кешеләр белән танышырга туры килә. Аннан соң Адинә боларның барысын да үзенә сеңдереп, Татарстанга кайткач барысын да туган республикасы үсешенә бирергә тели. - Әлбәттә, Татарстан яшьләре төрле сәбәпләр аркасында читкә китә. Ләкин, миңа калса, бу тәрбия культурасына барып тоташа. Мине шулай итеп тәрбияләделәр ки: беркая да күченеп китәсем килми. Шуңа да үз киләчәгемне, үсешемне туган республикада гына күрәм. Еш кына яшьләр арасында чит илгә күченеп китү модасы күзәтелә. Янәсе, чит илдә безнекенә караганда яхшырак. Ләкин бу бер дә алай түгел. Без кайда юк – шунда гына рәхәт. Бүген мин моны күпкә яхшы аңлыйм. Әйе, бәлки анда финанс мөмкинлекләре, бәлки климат яхшырактыр. Ләкин мин күктә Чулпан булуга караганда суда чуртан булуны хуп күрәм, – ди Адина.

Татарстанда яшьләр өчен мөмкинлекләр бармы?

Әйтергә кирәк, хәзерге вакытта яшьләр Татарстанда калсын өчен яңа мөмкинлекләр булдырыла. Мисал өчен, яңа төзелгән Иннополис шәһәрен шундыйлардан, дип атарга кирәк.

– Татарстан – инновацион үсеш лидеры. Иннополис шәһәре Россиянең мәгълүмат технологияләре үзәге булачак. Анда хәзерге заман таләпләренә туры килгән барлык кирәкле инфракструктура булдырылган, – дип белдерә Татарстан Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Тимур Зарипов. Бүгенгә “Иннополис” аерым икътисади зонасында 21 компания резидент статусын алган. Тагын 14 ширкәт Россиянең Икътисади үсеш министрлыгында үз гаризаларының хупланылуын көтә. Әлеге махсус икътисади зонаның үсеш планында 2024 елга бу территориядә 350 резидент компанияләрен урнаштыру ниятләнелә. Ә бу тагын 13 мең эш урыны дигән дә сүз.

Әгәр тарихка күз салсак, Россия халкының чит илләргә күпләп күчүе үзгәртеп кору елларыннан соңгы вакытка – 1992 елга туры килә. Аннан соң әлеге күрсәткеч 90 нчы еллар ахырына кадәр кими барган. Ләкин 1998 елгы дефолт та эмиграциягә тәэсир итми калмый: Россиядән 213,4 мең кеше башка илләргә киткән. 2012  елда тискәре тенденция тагын баш калкыта башлый: ул елны чит илгә күчеп китүчеләр 123 меңгә җитә. Гражданнар инициативасы комитеты мәгълүматлары буенча, 2015 елда Россиядән 353,3 мең кеше күчеп китә. Бу исә 2012 ел белән чагыштырганда, якынча 3 тапкырга күбрәк дигән сүз. Социологлар шуны да искәртә: милли республикаларда яшәүчеләр арасында күчеп китүчеләр азчылыкны тәшкил итә. Мисал өчен, башка төбәкләр белән чагыштырганда, казанлылар кызыклы эштә хезмәт кую өчен башка илгә күчеп китүне сирәк очракта гына хуп күрә икән. Татарстан башкаласында яшәүчеләрнең бары чиреге генә яхшы эш урыны булганда чит илләрдә “олтан” булырга әзер. Ә Россия респондентлары арасында бу сан 50 процентка җитә. 33 процент кеше исә үз карьераларын Россиядә төзергә тели. Әйтергә кирәк, әлеге сораштыруда барлыгы 5,5 мең хезмәткәр катнашкан.

Шунысы да бар: казанлыларның эш белән тәэмин итүченең нинди милләттән булуы да мөһим. Җитмәсә, киләсе бер елда Россия икътисадының перспективаларына уңай карый. Хәер, чыннан да, Татарстан Россиядә чит ил инвестицияләрен турыдан-туры алган әйдәп барган төбәкләр рәтендә. Җитмәсә, инде ике ел рәттән безнең республика Россиядә инвестиция климаты буенча җәлеп итә торган иң яхшы төбәк булып тора. Шуңа да Татарстанда яңа ширкәтләрнең барлыкка килүе дә аңлашыла. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов (2015 елда “Талантларны ачу” форумында): - Без Татарстан периметры белән генә чикләнергә теләмибез. Сез китеп, анда күнекмәләр, белем алуыгыз, контактлар туплавыгыз яхшы. Монда кайтмасагыз да, безгә сезнең белән элемтәдә булу мөһим. Инвестицион үсеш агентлыгы директоры Талия Миңнуллина: - Безгә инвесторларны табу максатыннан, дөнья буйлап шактый йөрергә туры килә. Һәм мин һәрвакыт Казанның яшәү һәм эш, әлбәттә, инвестициялү өчен уңайлы шәһәр икәнлегенә инанам. Бу – һәр кеше өчен мөмкинлекләре булган шәһәр, шаккаттыргыч рәвештә үскән, көчле энергетикасы булган кала. “Идея” технопаркы генераль директоры Сергей Юшко: - Яшьләргә комачауламаган очракта алар, киресенчә, үз төбәгендә калу яклы.

Чыганак: http://intertat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев