Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Чит илдә белем алу бәясе: иң арзаны - Казахстан, иң кыйммәте - АКШ

АКШта белем алу - иң кыйммәтлесе. Елына уртача 38 мең долларга төшә. Бу хакта Akare чит илләрдә күргәзмәләр оештыру һәм хезмәт күрсәтү агентлыгы белдерә. Казахстан һәм Кыргызстан (4 мең доллар), Босния һәм Герцеговина, Грузия, Украина, Россия, Албания һәм Мисырда (5 мең доллар) белем алу иң арзанлысы. "Чит илдә белем алу бәясе" исеме астында узган тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча, иң арзанлы белем бирүче илләр исемлегендә Казахстан беренче урында. Бу илдә университетта белем алу бәясе елына 4500 доллар тәшкил итә. Рейтинг төзегәндә вузларда уку, яшәү һәм студентларның көндәлек чыгымнары исәпкә алынган. Иң кыйммәтле вузлар арасында икенче урынны Канада (елына 34 мең доллар), аннары Швейцария (елына 27 мең доллар) һәм Австралия (25 мең 500 доллар) били. Тикшеренү нәтиҗәләре буенча, АКШ вузларында бер ел белем алу өчен 23 мең доллар түлисе, бер студентның яшәү өчен чыгымнары 15 мең доллардан башлана. Канада өчен бу күрсәткечләр 20 мең доллар һәм 14 мең доллар тәшкил итә. Швейцариядә бер ел уку өчен 7 мең доллар чамасы түлисе, ә яшәү өчен - 20 мең доллар. Австралия вузларында бер ел белем алу бәясе 12 мең доллар, ә яшәү чыгымнары 13 мең 500 доллар тәшкил итә. Мисыр вузларында белем алу елына 10 мең долларга төшә. Тикшеренүләр алып баручылар иң арзанлы уку йортларының Казахстанда булуын ачыклаган. Бу илдә бер ел уку өчен 4 мең 500 доллар түләргә кирәк, ә дәүләт вузларында белем алу өчен түләүләр күләме 500 доллардан башлана. Казахстанда яшәү һәм көндәлек чыгымнар 4 мең доллар чамасы тәшкил итә. Белем алу бәясенә яшәү һәм көндәлек чыгымнарын кертмәгән очракта да, АКШ беренче урынны били, ә Норвегия (200 доллар) иң кыйммәтле вузлар исемлегендә - соңгы урында. Кыйммәт булмаган вузлар Франциядә (елына 250 доллар), Казахстанда (500 доллар), Германиядә (550 доллар), Италиядә (800 доллар) теркәлгән. Яшәү һәм көндәлек чыгымнарны кертеп, иң кыйммәтле белем бирүче илләр рейтингында беренче урынны Швейцария (20 мең доллар) били, аннан соң АКШ, Бөекбритания һәм Дания (15 мең доллар). Азия илләренә килгәндә, Һиндстанда белем алу (16 мең 500 доллар) шулай ук кыйммәткә төшә. Аннары Япония - 13 мең 500 доллар, Кытай - 12 мең 500 доллар, Тайвань - 10 мең 500 доллар һәм Малайзия - 10 мең доллар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев