Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Чит ил татарлары татар халык бию элементлары белән таныштылар

VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы кысаларында үткән “Калеб” кичәсендә чит ил татарлары татар халык бию элементлары белән таныштылар. “Калеб” кичәсе гадәттәгеләреннән аерылып торды. Катнашучыларны шигырьләр белән түгел, биюләр белән таныштырдылар. Татарстанның дәүләт җыр һәм бию ансамбле биючеләре “Канатлы яшьлек”, “Ярмәк”, “Балтач чабатасы” биюләре мисалында бию күнегүләренең мәгънәләрен аңлаттылар. Ул күнегүләрнең балетта ничек эшләнүе күрсәтелде. Сәхнәгә делегатларны да чакырып, аларның да сәләтләрен тикшерделәр. Чараның музыкаль бизәлеше өчен җаваплы гармунчы Ринат Вәлиев үзе дә чыгыш ясады.
Рәфидә Галимҗанова, Татар-информ
Фото: Салават Камалетдинов
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев