Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Чит ил опера сәхнәләрендә милли моңнарыбызны юксынам" - Альбина Шаһиморатова (ӘҢГӘМӘ/ВИДЕО)

Дөньякүләм опера премьераларын күзәтсәң, аларда Россиянең алтын тавышлары катнашуын күрәбез. Шулар арасында милләттәшебез Альбина Шаһиморатованың да булуы аеруча зур горурлык хисләре уята. Ла-Скала (Италия), Ковент-Гарден (Англия), Метрополитен-опера (Америка), Вена (Австрия), Токио (Япония), Мюнхен (Германия) һ.б. дәрәҗәле опера сәхнәләрендә көчле алкышларга күмелгән сопрано тавышлы Альбина өчен Татарстан халкы гына түгел, Россия сәнгать сөючеләре куана.
Татар милли әсәрләреннән чирканчык алган Шаһиморатова чыннан да милли байлыгыбыз булып санала. Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, 2007 елдан Альбина – М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры солисты. Н. Җиһанов исемендәге консерваториядә дә эшли. Ноябрь аенда Казанда Альбинаның әтисе һәвәскәр композитор Әнвәр Шаһиморатовның җырларыннан торган концерт булды. С. Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында узган җыр бәйрәмендә Альбина Шаһиморатова да катнашты. Альбина "Интертат" электрон газетасына эксклюзив әңгәмә бирде. https://www.youtube.com/watch?v=i37cq8qTcoc

Авыллардан да көчле тавышлы яшьләр килә

- Альбина, Казан тамашачысы турында фикерең нинди? - Казан тамашачысы минем өчен - иң мөһим тамашачы. Иң кайнар алкышларны биредә кабул итәм. Үз илемдә җырлау - минем өчен зур мәртәбә. Казандагы һәр чыгышыма зур дулкынлану белән әзерләнәм. Казанда тумасам да, бу шәһәр минем өчен бик кадерле. Биредә олы сәхнәгә беренче адымнарым ясалды. Биредә 14 яшемнән яши башладым. Әүвәлге тамашачым, тәүге алкышлар да Казан сәхнәсендә булды. Казанда алай еш чыгыш ясарга туры килми, әмма бирегә һәрвакыт ашкынам. Бу юлы әтием җырларыннан торган концертта катнаштым. Әти халыкчан җырлар  яза. Алар моңландыра, җырчы аларны башкарганда, рәхәтләнеп вокаль мөмкинлекләрен дә күрсәтә ала. Гомумән, чит ил опера сәхнәләрендә мин милли моңнарыбызны юксынам. Кечкенәдән җырлап үскән әсәрләр искә төшә. Мөмкинлек булган саен аларны җырларга тырышам, чөнки аларны башкарганда күңел тынычлана. Дөнья сәхнәсендә Татарстанның халык артисты буларак чыгыш ясыйм. - Казанда еш булмыйм дисең? Ә син бит әле монда укытасың да... - Минем ике аспирантым бар: Эльза һәм Артур Исламовлар. Казанга кайтканда очрашабыз. Чит илләрдә яки Мәскәүдә чагымда дәресләрне, күбесенчә, скайп аша уздырырга туры килә. Бездә талантлы татар яшьләре бар, аларга ярдәм итәргә генә кирәк. Мин үзем Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә укытам, биредә яшь талантлар белән танышабыз. Авыллардан да көчле тавышлы яшьләр килә. Татарстан җире талантлы яшьләргә бик бай. Соңгы чыгышларым Америка, Англия, Франциядә опера сәхнәләрендә узды. Концерт графигы бик тыгыз. Концертларым өч елга алдан төзелеп куелган инде. Тел мәсьәләсен ничек хәл итеп бетерәсең? - Төрле телләрдә опера партияләре башкарам. Озак еллар укыдым бит инде. Опера җырчылары төрле телләр белергә тиеш. Бу һөнәремнең аерылгысыз өлеше, безгә телләр белү мәҗбүри...

Консерваториягә өч тапкыр кабул итмәделәр

Дөньякүләм опера җырчысына иң авыры нәрсә? - Гаиләмә вакыт аз кала. Ир дә, бала да булгач, яңа образ, яңа партияләрне өйрәнергә дә өлгереп бетеп булмый. Вакыт җитми... Артистларның тормышы бик авыр. Гаилә тормышын һәм сәхнә карьерасын янәшә алып бару мөмкин түгел, дигән иде миңа бервакыт танылган опера җырчысы. - Альбина, сез Мәскәү консерваториясенә өч мәртәбә керергә омтылгансыз икән? - Әйе, тавышың юк, дип консерваториягә өч мәртәбә алмадылар. Әмма минем теләгем бик зур иде. Аллаһыдан вакыт җитмәгән булгандыр инде, күрәсең. “Тавышыгыз юк, килмәгез, берни дә барып чыкмаячак”, - диделәр . Ә мин аның саен: “Сез ялгышасыз, минем тавышым бар”, - дия идем. Мәскәү дәүләт консерваториясендә беренче тапкыр түләүле бүлек ачтылар да, мин шунда укырга кердем. Уңышлы гына укып чыктым, чыгарылыш имтиханында җырлаганымны “5+” дип  бәяләделәр. Бу Мәскәү консерваториясясе тарихында беренче шундый хәл иде. Миңа һәрвакыт әти-әни  булышып торды, хәзер дә аларның терәген тоеп яшим. Профессорлар: “Сине түләүле бүлектә укыту безнең хатабыз булды. Аспирантурага килегез, без сезне алабыз,” - диделәр. Чайковский конкурсында җиңдем. Шуннан мине чит ил продюсерлары күреп алды.

Опера сәнгатенә Хәйдәр Бигичев фатыйха бирде

Әтиегезнең концертында катнаштыгыз, әсәрләрне махсус өйрәндегезме? - Өйрәндем. Мин әтинең җырларын кечкенәдән җырлыйм. Аның җырлары моңлы, тиз истә калучан. Ул шигырь сүзләренә дә бик игътибарлы. Сүзләрне бик озак, җентекләп эзли. Шигырьләрнең тормыш, мәхәббәт турында, мәгънәсе һәм фәлсәфәсе булганнарына туктала.  “Бәгырькәем, миңа син кирәк”. Бу искитмәле әсәр дияр идем. Ике баянга рәхәтләнеп җырлыйм.
Әтинең 36 җыры бар. Кызганыч, бүгенге композиторлар милли моңлы җырлар иҗат итми. Никтер, күкрәккә салып җырлый торганнарны язмыйлар. Әти җырлары күңелне кузгата, моңландыра, калебне чистарта. Мин әтиемә иҗат уңышлары телим! Татарстанга сирәк кайткач, милли көйләргә шулкадәр сусыйм, сагынам. Чит илләрдә йөргәндә, татар халык көйләрен ишетсәм, күзләремә яшьләр килә. Баянга кушылып җырлау күңелгә рәхәтлек бирә.
Әти концертка халык уен кораллары оркестрын чакырырга уйлагач, бик шатландым. Татар колоритын бар нечкәлекләре белән күрсәтергә мөмкинлек бирә ул. Симфоник яки башка камера оркестры башкаруында татар җырлары алай матур яңгырамас иде. Мин биш яшемнән татар җырларын башкардым. Нәкъ менә әти тәэсирендә татар җырларын җырлый торган идем. Татар фольклорында тәрбияләндем һәм үстем. Операга ничек кереп киткәнемне дә сизми калдым. Сәнгатьнең бу юнәлешенә борылуыма Хәйдәр Бигичев киңәше сәбәп булды. Хәйдәр абый мине тыңлаган саен:  “Сиңа опера җырчысы булырга кирәк,” - дия торган иде. “Әллүки”, “Бөдрә тал”, “Тәүфтиләү” ,”Сакмар су” әсәрләрен җырлап үстем. Безнең өебездә һәрвакыт Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова, Рамил Курамшин моңнары ишетелеп торды. Үзбәкстанда яшәгәндә үк, гастрольгә килгән татар артистларының концертларын калдырмый торган идек. Ташкентның зур залларында уза торган иде алар. Әти алар янына грим бүлмәсенә дә керә. Бергә сөйләшә, җырлаша торган иделәр. - Казанда татар җырларыннан торган үз концертыңны оештырырга теләмисеңме? - Бу - бик яхшы идея. Теләгем бар, күптән телим, вакыт кына юк. Якын киләчәктә бу проектны башкарырга кирәк. Бәлкем “Казан нуры” оркестры белән берлектә башкарып та чыгарбыз. Татар халык җырлары, татар композиторлары әсәрләре, романслардан торган затлы концерт оештырсак, бик күркәм булыр иде. Мәскәүдә  ике ярдәмчем бар. Йорт эшләрен башкарырга, кызымны карарга булышалар. Мәскәүдә гаиләм янында булганда, аларны ял иттерәм. Үзем ашарга пешерәм, бергә гаилә белән сөенешеп яшәп алабыз. Ирем Руслан табиб булып эшли. Мин пешергән үзбәк пылавын, мантый ашарга ярата. Сабыр холыклы татар, үз кешебез. Ярдәм итә, хәлемне аңлый, Аллага шөкер! Аделина исемле кыз үстерәбез. Аңа өч яшь, җырлый башлады инде.

Кыюлык кирәк, әмма әрсез булырга ярамый!

Альбина, ирегез Руслан белән ничек таныштыгыз соң? - Театрда. Мәскәүнең Зур концерт залында җырлаганда күргән ул мине. Спектакль тәмалангач, хезмәткәрләр ишеге төбендә көтеп торган. Мин биш көн рәттән спектакльдә җырладым. Биш көнендә дә зур чәчәк бәйләмнәре белән ул минем чыкканымны көтә иде. Очрашырга тәкъдим ясады, мин каршы килдем, әлбәттә. Фәкать бишенче көнне генә Руслан белән сөйләшеп киттек. Икенче көнне миңа Берлинга очасы иде. Без шулай дуслаштык, бергә тормыш корып җибәрдек. - Опера театрында эшләргә теләгән яшь җырчыларга нинди киңәшләрең бар? - Яшьләргә кыю булуларын телим, ләкин әрсез булмасыннар. Бу сыйфат башкаларда тискәре фикер уята. Һәрвакыт алга барырга кирәк. Беркөнне Татарстан вәкиле Равил Әхмәтшин шалтыратты, “Мәскәү-Татарстан” яшьләр форумында катнашырга чакырды.  Эшләмичә генә Ходай бернәрсәне дә бирми. Эшләргә, тырышырга, максатыңа адымлап барырга кирәк. Үз-үзеңә ышаныч булырга тиеш, шул вакытта башкалар да сиңа ышана. Педагогтан да күп нәрсә тора, ул һәрвакыт укучысына ярдәм итә. Әти-әниләрнең булышлыгы да бик мөһим. Алардан башка берничек тә булмый. Таяныч һәрвакыт янәшәдә булырга тиеш. Педагог, әти-әни һәм үз сиземләвең, тырышлык. Менә бу сыйфатлар булса, тормышта күп нәрсәгә ирешергә мөмкин. Опера җырчыларына һәрвакыт тавышны камилләштереп торырга кирәк. Эстрада җырчылары, гадәттә, тиз кабына да тиз сүнә. Илһам Шакиров, Салават Фәтхетдиннов кебекләр генә үз биеклегендә озак еллар саклана алалар, чөнки аларның сөйкемле сөяге бар. Алар дөрес репертуар сайлый белә. Ә без опера җырчыларына сәхнәгә чыкканчы, озак укырга, озак әзерләнергә кирәк! Конкурсларга йөрергә киңәш итәм. Ешрак сәхнәләрдә чыгыш ясарга. В.В. Путин күптән түгел генә яшь талантларга 1 миллард акча күчерергә, диде. Бөтен кешенең дә чит илгә чыгып укырга мөмкинлеге юк бит. Дәүләт тә булышырга тиеш, чөнки чит илдә белем алу бик кыйммәт. Авыллардан шулкадәр талантлы балалар килә, тавышлары матур. Югалып калмаска кирәк. Эльза Исламованы аспирантурага алырга теләмәделәр, мин исә ике куллап алырга риза идем. Ләкин башкалар каршы килде, аннары Эльза, акча табып, түләүле бүлеккә керде. Менә хәзер без аның белән шөгыльләнәбез. Туктап калмау зарур. Булдырабыз, дип яшәргә кирәк.
Автор: Мөршидә КЫЯМОВА
Фото: Cалават КАМАЛЕТДИНОВ
Интертат
видео: Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев