Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Чит ил басмалары Россия турында ялган язу сәбәпле үз аудиторияләрен югалта алалар

Россиядә футбол буенча дөнья чемпионаты башланганчы ук төрле чит ил гаммәви мәгълүмат чаралары Россиягә килгән җанатарларны нинди куркынычлыклар көтә икәнен сурәтләп фильмнар төшерделәр. Бүгенге көндә ул басмалар һәм телеканаллар үз аудиторияләрен югалта алалар, чөнки Россиядә бернинди дә коточкыч әйбер юк икәнен бар кеше дә аңлады. Бүген бу хакта IT-паркта Чемпионатның шәһәр матбугат үзәгендә үткән матбугат конференциясендә “Россия сегодня” баш мөхәррире Маргарита Симоньян җиткерде. “Мин чит ил гаммәви мәгълүмат чаралары эшләренә чемпионатка кадәр бәя бирдем. Бу гадәти мөһерләр һәм кыргый тарихлар җыелмасы икәне билгеле иде: Россиягә барырга кирәкми, сезне казаклар аяклары белән кыйнаячаклар. Бер искитмәле басма Россиягә килгән җанатарларны ниләр көтә икәнен сурәтләгән. Имеш җанатарларны берсүзсез эләгәчәк Россия төрмәләрендә урта гасыр җәзалары көтә. Моның сәбәбе - Россиянең полиция дәүләте булуда. Полиция дәүләте, димәк, кибетләрдә буш киштәләр һәм башкалар. Әмма чемпионат вакытында шул ук басмалар “бер дә көтмәгәндә киштәләр тулы, төрмәгә утыртмыйлар, бар кеше дә елмая икән бит; менә мин Британия әләмен кидем һәм аны беркем дә миннән тартып алмады”, дип яздылар”, - дип өземтә китерде Маргарита Симоньян. “Россия сегодня” баш мөхәррире сүзләренчә, Россия турындагы барлык начар сүзләрне дә надан журналистлар яза. “Төрле басмаларны укып һәм BBC каналыннан Россиянең имеш куркыныч җанатарлары турында коточкыч һәм иксез-чиксез фильмнар карап килгән чит ил җанатарлары бүтән ул басмаларга ышанмаячаклар. Бу миңа зур бәхет китерә. Миңа калса, ул басмаларга һәм телеканалларга алай эшләргә кирәк түгел иде. Алар үз аудиторияләрен югалта алалар”, - диде Маргарита Симоньян.
Динә Йосыпова, Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев