Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Чистай шәһәрендә хәрби бәрелешләр ветераннары белән очрашу уздырылган

Татарстанның Чистай шәһәрендәге “Әнәс” мәчетендә хәрби бәрелешләр ветераннары белән ел саен очрашу уздыру традициясе бар. Очрашуга Әфганстанда, Чечняда хезмәт иткән кешеләрне җыялар, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Бу юлы да очрашу Коръән уку белән башланып китте, Коръәнне “Әнәс” мәчете имамы Әбу Бәкер хәзрәт укыды. Чистай районы мөхтәсибе Мөхәммәт хәзрәт Кыямов хәрби бәрелешләрдә гомерләре өзелгән сугышчыларның рухына дога кылды. Үткәннәрне искә алып, сөйләшү чәй өстәле артында дәвам итте.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев