Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Чистай районында "Туган як" акциясе үтте

Чистай районы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен «Юлдаш» йорт-интернаты  Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында «Туган як» акциясендә катнашты. Аның төп максаты – гаилә элемтәләрен торгызу һәм өлкән кешеләрнең туганнары, дуслары, элеккеге хезмәттәшләре, якташлык оешмалары, алар туып үскән һәм элек яшәгән авыл советлары вәкилләре белән очрашулар оештыру, дип яза "Чистай хәбәрләре".

Биредә яшәүчеләр үзләренең кече ватаннарында булдылар, туганнары, якташлары, элеккеге хезмәттәшләре белән аралаштылар. М. Туртыгин һәм Г. Галәветдинов Кубасс авылында булдылар. Авылдашлары һәм элеккеге хезмәттәшләре аларны киң колач җәеп каршы алдылар, дип яза басма. Г. Галәветдинов биредә үзенең хезмәт эшчәнлеген башлаган, ветеринар булып эшләгән. Күбесе аны үз эшенең остасы буларак беләләр, аңа тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ярдәм алу өчен мөрәҗәгать итәргә мөмкин булган, ул беркемне дә кире борып җибәрмәгән, барысына да ярдәм кулы сузган. М. Туртыгин үзенең туганнарын һәм сыйныфташларын очратты, чөнки ул Кама буендагы әлеге гаҗәеп матур табигатьле авылда туып үскән. Авыл җирлеге хакимияте һәм Мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан концерт программасы һәм чәй табыны әзерләнде, өлкән кешеләргә бүләккә азык-төлек тупланмалары тапшырылды. В. Кормакова Татарстан башкаласы Казанга барды. Бу аның туган шәһәре, биредә аның бала чагы, үсмер-яшьлек еллары үткән. Биредә ул озак еллар «Элекон» заводында эшләгән. В. Кормакова туган йортына һәм яраткан заводына барды. Шундый сәфәрләр өлкән кешеләргә алга таба яшәү өчен көч һәм илһам, ә иң мөһиме – үзләрен җәмгыятькә кирәкле кешеләр итеп сизү хисе бирәләр, дип яза газета.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев