Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Чистай мөслимәләре хатын-кыз һәм әни булу серләренә төшенгән

Узган атнада өч көн дәвам иткән тренингларны Мәскәүдән чакырылган мөселман психологы Айша-Анастасия Корчагина алып барган.

Чистай шәһәренең мөслимәләр берлеге рәисе Лиана Шәязданова хәбәр итүенчә, әлеге тренинг мөслимәләрне активлаштыру, җәмгыять тормышында ешрак катнашырга этәрү максатыннан эшләнелгән. Чарада илледән артык хатын-кыз катнашкан, Чистайдан тыш, Азнакайдан да килүчеләр булган.

“Гомуми тренинглар белән беррәттән, теләүчеләр өчен шәхси әңгәмәләр дә оештырдык, – дип сөйләде Лиана Шәязданова. – Әлеге чараның төп үзенчәлеге шунда: психолог һәр нәрсәне психологик яктан аңлатып, ислам дәлилләре белән ныгытып барды. Беренче карашка, ул гадәти нәрсәләр турында сөйләде шикелле. Ләкин еш кына шул нәрсәләрне тормышыбызда кулламыйбыз, күрмибез, яки истә тотып бетермибез.

Психолог хатын-кыз һәм, гомумән, кеше булуның төп сере иң беренче үзеңне тәрбияләүдә дигән фикерне җиткерергә тырышты. Без бит һәрвакыт кеше нәрсә әйтер дип уйлыйбыз, ә чынлыкта баштан үзеңне карарга, үзеңне тикшерергә кирәк. Бу гаиләдәге мөнәсәбәтләргә дә карый.

Психолог һәрвакыт позитив фикер йөртергә, Аллаһка күбрәк шөкер итәргә чакырды. Һәрбер уңышсызлыктан да ун плюс табарга мөмкин дип сөйләде ул. Хатын-кызларның шөкер итә белмәү сыйфаты барлыгын әйтте. Шунлыктан һәрберебезгә ике ай дәвамында көн саен Аллаһ Тәгаләгә шөкер итү өчен егерме сәбәп табып язарга кушты. Бу тормышның нигезен тәшкил иткән вак нәрсәләрне дә күрергә ярдәм итәчәк,” – дип белдерде Чистай мөслимәләр берлеге рәисе.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев