Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Чистай мәктәп укучылары "Севастополь өчен сугыш" тарихи квестын үтте

Ул “Тормыш” ирекле хәрәкәткә ярдәм итү үзәге тарафыннан оештырылды. Анда шәһәрнең гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары катнашты, дип хәбәр итә "Чистай хәбәрләре".

"Яшьләр квесты биш тематик биремнән торды, - ди “Тормыш” үзәге координаторы Юлия Егорова. – Катнашучыларга Севас­тополь оборонасының тарихи чынбарлыгы, тарихчыларның тикшеренүләре һәм ветеран­нарның хатирәләре нигезендә эшләнгән сынауларны үтәргә туры килде. Квестта катнашу Бөек Ватан сугышы барышында совет гаскәрләренең иң эре һәм дәвамлы хәрби операцияләрнең берсе – Севастополь өчен сугыш турында белемнәрне тулыландырырга ярдәм итте".

“Кызыл йолдыз” (3нче гимназия) командасы Гран-прига ия булды. Беренче урынны 1нче лицейның яшь армиячеләре яулады, икенче урын “Байрак” командасына (1нче мәктәп) бирелде. Өченче урында – “Патриот” командасы (5нче мәктәп).

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев