Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Чирмешәннең Лашман авыл халкы барлык җыелышлар, төрле чаралар турында хәбәрдар булачак

Чирмешән районы Лашман авылында халыктан җыелган үзара салым акчасына тавыш көчәйткеч – рупорлар урнаштырылган. Хәзер халыкка белдерүләрне шул рупордан әйтәләр, дип яза "Безнең Чирмешән" газетасы.

"Әлеге җайланмаларны халык соравы буенча, биш урынга куйдык. Авыл зур, бер очта үлем-китем очрагында икенче очта ишетмичә дә кала идек, бик җайлы булды, диләр хәзер. Җыелышлар, төрле чаралар турында белдерүләрне дә хәбәр итәбез. Шундый ук җайланмаларны Әмирдә дә урнаштырачакбыз, рупорларга заказ бирдек", - ди Лашман авыл җирлеге башлыгы Рәвхать Фәттахов.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев