Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Чирмешәннең Кармыш авылындагы 43 еллык мәдәният йортын үзгәртеп коруга республикадан 5 млн сум, районнан - 2 млн сум акча киткән

Кармыш мәдәният йортында, капиталь ремонттан соң, беренче зур чара – халык җыены уздырылды, дип хәбәр итә “Безнең Чирмешән” газетасы.

Авыл җирлеге башлыгы Марат Миншин хисап чыгышында билгеләп үткәнчә, җирлектәге 163 йортта 412 кеше яши, шуларның 127се - пенсионер. Кармыш һәм Яшәүче мәктәпләрендә 54 бала укый. Ни үкенеч, шушы ел башыннан бирле бер бала да тумаган. Халык малны күп асрый биредә, 7 крестьян-фермер хуҗалыгы бар.

Быел Яшәүчедә яңа мәдәният йорты төзеп куйдылар, ул якын көннәрдә ачылачак та. Ә яңартылган Кармыш мәдәният йорты артистлар һәм тамашачылар кабул итәргә әзер инде. Бинаны тыштан җылытканнар, сайдинг белән тышлаганнар. Түбәгә, җылыту челтәрләренә, идәннәргә, ишек-тәрәзәләргә дә төзүчеләр кулы тигән, хәтта подвал өлешен дә куллануга яраклы иткәннәр, эчтә үк бәдрәф тә ясаганнар. Тамаша залында, эш кабинетларында – заманча җиһазлар, тәрәзәләргә затлы шторалар эленгән. Бинага, як-яктагы чәчәкләргә карый-карый, яңа брусчаткалы тротуарга басып кына керәсең. Мәдәният йорты янындагы һәйкәл-обелискны да яңартып калдырабыз, ди подряд оешмасы җитәкчесе Хәлим Билданов.

Капиталь төзекләндерү эшләренә, төгәлрәге, 43 еллык бинаны үзгәртеп коруга республикадан 5 млн сум акча биргәннәр, районнан - 2 млн сум.

Кирәк әйбер күп инде анысы. Халык мәктәп бинасында урнашкан ФАПның урынын ошатып бетерми, ул ерак, керү юлы җайсыз икән. Габдрахманов урамы юлының бер очы асфальтланмыйча калган. Кармыштан трассага алып чыга торган олы юлга капиталь ремонт кирәк.

“Без бу мәсьәләләрне өйрәнербез, аларның кайберләрен беләбез дә. Бүген үк эшлибез дия алмыйбыз, буш вәгъдә бирмибез, әмма, мөмкинлектән чыгып, хәл итәргә тырышачакбыз, - диде җыенда катнашкан район башлыгы Фердинат Дәүләтшин. - Мәктәп бинасын исә киләсе елга ук төзекләндерергә тотынырбыз”.

Кармышта яңартылган мәдәният йортын ачкан көнне зур концерт та булды. Кармыш, Яшәүче авыллары халкы янына депутатлар да килгән иде. РФ Дәүләт Думасының Аграр мәсьәләләр буенча комитеты рәисенең беренче урынбасары Айрат Хәйруллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Ольга Павлова аларның теләк-тәкъдимнәрен дә ишетеп-белеп киттеләр.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев