Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Чирмешәннең Балалар сәнгать мәктәбенә белгечләр кирәк!

“Нигездә, мәктәпкә 400гә якын бала йөри. Аларны 24 педагог укыта. Быел уку йортларын тәмамлаучы якташларыбыз булса да, безгә яшь белгечләр кайтмады. Ә белгечләр кирәк”, - дип, проблемалы мәсьәләне күтәрә директор.

Чирмешәндәге Балалар сәнгать мәктәбенең Иске Үтәмештә, Лашманда һәм Кармышта филиаллары да эшли. Сәнгать мәктәбендә укучылар музыка, хореография һәм сәнгать юнәлешләре буенча белем ала. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен эстетик тәрбия бирү бүлекчәсе дә бар.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев