Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Чирмешән районының Лашман авылына кунаклар еш килә

Соңгы елларда Чирмешән районының Лашман авылына кунаклар еш килә икән. Бирегә чит илләрдән дә кайтучылар булгалаган. Кунакның урыны түрдән инде бездә, сый-ризыкны да кызганмый халкыбыз. Ә менә авыл истәлеге итеп кунакларга нәрсә бүләк итеп була? Лашман мәктәбенең инглиз теле укытучылары Земфира Сөләйманова, Рәмзия Ихсанова һәм укучылар бу проблеманы хәл итәргә алынганнар, дип яза “Безнең Чирмешән” газетасы. “Быел укытучыларның һөнәри осталыгын үстерергә булыша торган грант оту авыл турында буклетлар һәм сувенирлар ясауга этәргеч бирде. Аңа мәктәп укучыларын җәлеп иттек. Максатыбыз – балаларда туган якка һәм туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, башка мәдәният вәкиле белән диалог урнаштыру осталыгы булдыру”, - диләр чит ил теле укытучылары. Ниятләгән эшләре барып чыккан аларның. Укучылар авыл күренешләре кергән матур фотосурәтләр төшерергә остарганнар. Татар, рус, инглиз телләрендә язылган буклетлар ясаганнар. Укучылар үзләре пешерә торган чәкчәк, тактадан бизәп, матурлап ясалган кул эшләнмәләре, сувенир-магнитлар туристларга менә дигән бүләк булачак. Һәм иң мөһиме - балалар берничә телдә сөйләп, аңлатып, үз эшләнмәләрен кунакларга тәкъдим итәргә өйрәнгәннәр, диелә әлеге район хәбәрендә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев