Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Чирмешән районында яшәүче чуваш халкы вәкилләре "Башваткыч" тапшыруында, уңышлы чыгыш ясап, бүләкләр откан

Безнең районның чуваш кызлары "Татарстан - Яңа гасыр" телеканалында барган “Башваткыч” тапшыруында сынатмадылар, дип яза район басмасы. Район мәдәният йорты методисты Мария Рыбкина, Әккәрәйдән укытучы Светлана Еферова һәм шул авылдан мәдәният йорты хезмәткәре Лидия Квакова, чувашларга хас матур акцент белән чатнаттырып татарча сөйләп, аннан чувашча җырлап, телевизор караучыларның да, үзләре белән барган җанатарларның да күңелләрен күтәрделәр. Казанга буш кул белән бармаган алар. Светлана алып баручы Зөлфәт Зиннуровны үзе ясаган чуваш милли эчемлеге – сырадан авыз иттерде, Лида татар тутырмасына тартым “Шыртан” дигән милли ризык пешергән, ә Мариядән - “үзе елата, үзе көлдерә” торган табышмак-пирогның җавабы суганлы эчлекле ризык икән. Бәйгечеләр татар белән чуваштагы охшаш сүзләр, чуваш мәгърифәтчеләрен атадылар. Якташларыбыз барысы да бик оста уйнасалар да, Лидия Квакова көндәшләреннән өлгеррәк булып чыкты, ул уен ахырында үзенә призга мультиваркага ия. Светлана бүләккә – термопот, Мария үтүк отты. Каян шулай татар телен өйрәнгәннәр генә диген?! Катнашучыларның берсе, рус филологиясе белгече Светлана Еферова бу хакта болай дип сөйләде: - Мин җәйге каникулларны Аксубай районының Пионер дигән бистәсендә әнинең әнисе, Евдокия әби янында үткәрә идем. Ул авылда төрле милләт халкы яши иде. Мин шунда балалар белән уйнап татар телен өйрәнә башладым. Аннан Казанда педагогия институтында укыганда тулай торакта бер бүлмәдә Актаныштан татар кызлары белән яшәдем. Алар белән татарча аралаша идем. Мәктәптә кайтып бераз эшләгәч, татар теле укытырга тәкъдим иттеләр, риза булдым. Махсус курсларда укып кайттым, хәзер шунда эшлим. “Башваткыч”ка баруым бик ошады.Төшерү процессы кызык, алып баручы мөлаем кеше, диелә район хәбәрендә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев