Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Чирмешән районында яңа татар ансамбле оештырылган

Чирмешәндә яңа ансамбль оешты, дип хәбәр итә “Безнең Чирмешән” газетасы. “Чирмешәндә “Ветеран“ рус ансамбле бар, инде татар ансамбле дә оештырдык. Инициатива күрсәтүчеләр – сәхнә ветераннары. Иң беренче тапкыр 19 октябрьдә җыелдык, - ди ансамбльнең җитәкчесе Рушания Шакирова. - Коллективта 15 кеше исәпләнә. Бәркәтә, Лашман авылларыннан да килеп йөрүчеләр бар. Теләүчеләргә ишекләр әле дә ачык”. Яңа ансамбльдә элек сәхнә тоткан, район оешмаларында хезмәт куйган пенсионер апалар чыгыш ясый. "Көзге моң" ансамбле иң әүвәл Әниләр бәйрәмендә сәхнәгә чыккан. Инвалидлар декадасында өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында яшәүчеләр алдында чыгыш ясаганнар. Коллектив киләчәккә зур планнар кора, якын араларда мөнәҗәтләр белән Лашман һәм Чирмешән авыллары мәчетләренә барырга ниятләп торалар. Үзләренә аерым концерт та әзерлиләр, аны гыйнвар-февраль айларында район авыллары халкына да тәкъдим итәргә ниятләре бар. Аларның һәм әбиләрнең республикада оештырыла торган конкурсларда, татар фольклоры, “Балкыш“ фестивальләрендә дә катнашырга исәпләре бар, диелә Чирмешән газетасында.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев