Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Чирмешән районында "Якыннарыңны яздыр!" акциясе уздырыла

Әлеге акция барышында теләге булган һәркем якыннарын газета-журналларга яздыра ала. Матбугат чараларына туганнарны гына түгел, башка кешеләрне дә: ярдәмгә мохтаҗ, сугыш ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен яздырырга мөмкин.

Чирмешән районы башлыгы Фердинат Дәүләтшин Урманасты Үтәмештән күпбалалы Ләйлә Халикованы һәм озак еллар район хакимиятендә эшләп лаеклы ялга чыккан Мария Титованы район газетасына яздырды.

"Мин үзем район газетасының рус һәм татар телләрендәгеләрен дә алдырам, - ди район башлыгы. – Әүвәл беренче биттәге яңалыкларны укып чыгам, аннан соң инде башка язмалар белән танышам. Район газетасыннан тыш, “Ватаным Татарстан”, “Республика Татарстан”, “Әлки хәбәрләре” газеталарына һәм “Татарстан” журналына язылам. Район башлыгы һәрвакыт дөньядагы яңалыклардан хәбәрдар булырга тиеш, дип уйлыйм".

Фердинат Дәүләтшин район газетасында авыл кешеләре, хезмәт алдынгылары, ветераннар турында, авыл хуҗалыгына кагылышлы мәкаләләр күбрәк булсын иде дигән теләк тә белдерде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев