Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Чирмешән районында "Төп йорт килене" бәйгесе уздырылган

Чирмешән районының Югары Кәминкә авылында киленнәрне сынадылар. Авыл мәдәният йортында "Ак калфак" татар хатын-кызлары оешмасының Югары Кәминкә авылы бүлекчәсе кызлары  "Төп йорт килене" бәйгесе оештырды, дип яза районның "Безнең Чирмешән" газетасы. Сәхнәдә авыл өе... Ул Минниса апа Гыйниятуллинаның кул җылысы белән чигелгән кашагалар, Фәнзия Галимованың мендәр тышлары, Роза Җиһаншинаның үзе бизәп ясаган бишеге, Ландыш Шәйхуллинаның сандыгы, Зәйтүнә әби Вилданованың сырмалары белән бизәлгән. Өстәл тулы милли ризык. Марина Җиһаншинаның тәрәзә пәрдәләре, Саимә апа Гамированың чигешләре дә түрдә. Әүвәл сәхнәгә ак челтәр шәлләргә төренгән "Зөбәрҗәт" ансамбле апалары чыкты. “Төп йортка бәби кайткач” – алар күрсәткән тамаша шулай атала. Тәҗрибәле әниләр, әбиләр борынгы бишек җырларын көйләде. Әнә яңа туган баланы коендыруның, чәчен алуның, хәтта тырнагын кисүнең, тирбәтеп йоклатуның да билгеле бер тәртибе бар икән. Халкыбызның инде онытылып бара торган ырым-йолаларын да искә төшерделәр “Зөбәрҗәт”леләр. Соңрак килен-конкурсантларга да алар: кайнаналарыбыз Асия Шәмсетдинова, Фәйрүзә Галәүтдинова, Ралия Таҗиева, Нәфига Моксиновалар бәя бирде. Киленнәр ярышы башланды. Сәхнәдә берсеннән-берсе гүзәл, сылу ханымнар. Кайчандыр алар да кәләшләр булып туйларда утырганнар, ефәк атлас тасмалар белән бизәлгән машиналарда урамнар әйләнгәннәр бит. 25 ел элек Сәкинә һәм Миннәхмәт Нурмиевлар йортына килен булып төшкән Фәридә Нурмиева. Ире Әнәс белән ике бала үстерә. Зур кызларын инде башлы-күзле итәргә дә өлгергәннәр. Фәридә балалар бакчасындә тәрбияче булып эшли. Икенче конкурсант - сигез еллык гаилә стажлы, Чирмешән район хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшләүче Алия Шәмсетдинова. Ул - пенсиядәге укытучылар Асия һәм Ясәви Шәмсетдиновлар килене. Алия ире Ринат белән ике бала үстерә. Гөлсирә һәм Габбас Шәмсетдиновларның уллары Гаярның тормыш иптәше Мәдинәнең гаилә тәҗрибәсе - унике ел. Шәмсетдиновларның да ике сабыйлары бар. Бүгенгесе көндә Мәдинә - “Карлыгач” балалар бакчасы җитәкчесе. Гөлҗиһан һәм Галимҗан Җиһаншиннарның килене Роза. Ире Тәлгать белән алар 15ел бергә гомер итәләр, ике балалары үсеп килә. Роза Югары Кәминкә мәктәбендә укытучы булып хезмәт куя. Тамаша кызганнан-кыза барды. Биремнәр алмашынып, киленнәребезне сыный, ә мөхтәрәм жюри үзенең бәяләрен куя торды. Беренче сынауда кызларыбыз үзләре турында сөйләделәр. Аннан "Минем гаилә шәҗәрәм" биреме булды. Бу эшкә сылуларыбыз бик иҗади якын килгәннәр: күп тармаклы имән агачын да, кызарып пешкән алмалары белән алмагачны да, гаилә белән төшкән - зурайтылган фотосурәтне дә кулланганнар. "Килен токмачы" биремендә дә сынатмады төп йорт киленнәребез. Әзер камырларын тиз-тиз генә җәеп, токмачларын кисеп, эшләрен тәмамлап та куйдылар. Биремнәр арасында чыгыш ясарга да онытмады кызларыбыз. Мәдинә һәм Роза кызлары Илгизә, Айзилә белән җырлап күрсәттеләр. Алия өчен җанатар булган кызы Ралинә рус телендә шигырь сөйләде, ә Фәридәнең сеңлесе Фәнзилә ире белән парлап җыр башкардылар. "Минем гаиләмнең яраткан ризыгы"биремендә һәркем үзенең аш-суга осталыгын күрсәтте. Мәдинә - гөбәдия, Алия - торт, Фәридә - җәймә, Роза урама пешереп таләпчән “каенана-жюри”га тәкъдим иттеләр. Кичә башында гүзәл затларыбыз заманча күлмәкләрдән булса, бәйге барышында милли киемнәрдән, калфаклы татар кызларына әверелделәр дә куйдылар. Өлгерләр кайда да өлгер инде! Ничек килешә дә соң үзләренә бу киемнәр! Шулай итеп, авылның “Иң сабыр килен”е итеп Фәридә Нурмиева танылды. Иң сөйкемлесе - Алия Шәмсетдинова. Мәдинә Шәмсетдинова - иң уңган, Роза Җиһаншина - иң оста килен булып танылдылар.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев