Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Чирмешән районында "Кечкенә рольләр" фестиваль-бәйгесе игълан ителде

Быел районда театр коллективларының “Кечкенә рольләр” – “Маленькие роли” фестиваль - бәйгесе игълан ителде, дип яза районның “Безнең Чирмешән” газетасы. Әлеге конкурс кысаларында һәр авыл җирлеге үзешчәннәре берәр спектакль тәкъдим итәргә тиеш. Бәйгене Иске Кади үзешчәннәре башлап җибәрде, алар үзләренең авыл сәхнәсендә Галиәскар Камалның “Беренче театр” пьесасын күрсәткән. -Спектакльдә, нигездә, 11 класс укучылары катнашты, - ди район мәдәният йорты каршындага татар театры режиссеры Рушания Шакирова. – Искекадилылар сәхнәгә куйган спектакль безгә бик ошады, аны тамашачылар да җылы кабул иттеләр. Без алар һәм Бәркәтә авылының курчак театры белән якын арада узачак “Иделкәем” балалар – яшүсмерләр һәвәскәр театры һәм курчак театры коллективларының республика фестиваленә дә барырга планлаштырабыз.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев