Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Чирмешән районында ислам айлыгы үткәрелә

"Татарстанның Чирмешән районында ислам айлыгын үткәрү максаты – традицион исламны ныгыту, мөселманнарда төп дини принципларны формалаштыру, аларны радикаль карашлы, экстремистик оешмалар йогынтысына эләкмәүдән саклау", - ди Чирмешән мәчете имам-хатыйбы Рәмил Ибраһимов.

Айлык кысаларында район авылларында мәхаллә халкы белән очрашулар үткәрелә, халыкны кызыксындырган сорауларга җавап бирелә, рухи кыйммәтләребезне аңлаткан кинолар күрсәтелә, имамнар төрле темаларга вәгазьләр сөйли. Әлеге очрашуларда район башлыгы киңәшчесе Әмир Могыйзов, районның имам - мөхтәсибе Минсәгыйрь Миншин, Чирмешән мәчете имам-хатыйбы Рәмил Ибраһимов та  катнашалар.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев